tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тукай юлы”ннан туристлар йөрерме?
“Тукай юлы”ннан туристлар йөрерме?

“Тукай юлы”ннан туристлар йөрерме?

Кичә Арчада районында “Тукай юлы” җәяүле маршруты сыналды.

19 чакрым араны 15 кеше Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Иске Иябаш, Яңа Иябаш авыллары буенча узды. Соңгы тукталыш, әлбәттә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның мемориаль музеенда булды.

Җәяүле сәяхәтчеләр арасында ТР Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов, ТР Президенты ярләмчесе Олеся Балтусова, Арча районы администрациясе һәм төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре дә бар иде.

Киләчәктә махсус юл билегеләре, истәлекле урыннарга тамгалар куелган әлеге маршрут буенча җәяүле, йөгерүче һәм велосипедлы туристлар йөрер дип көтелә.

Музей Казан арты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*