tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тукай замандашлары» дип исемләнгән VI Бөтенроссия уку бәйгесенең муниципаль туры
«Тукай замандашлары» дип исемләнгән VI Бөтенроссия уку бәйгесенең муниципаль туры

«Тукай замандашлары» дип исемләнгән VI Бөтенроссия уку бәйгесенең муниципаль туры

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 – еллыгына багышланган «Тукай замандашлары» дип исемләнгән VI Бөтенроссия уку бәйгесенең муниципаль туры Идел аръягы мәктәп укучылары өчен Яшел Үзән районының Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2016 нчы елның 29 нчы мартында уздырылды.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының татар милли – мәдәни үзәк җитәкчесе, Тукай фонды филиалы директоры Филиппова Клара Мәрдән кызы; «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы; Татарстан китап нәшриятының бүлек мөхәррире, шагыйрь Рифат Сәләх; Норлат җирле үзидәрә җитәкчесе урынбасары Шәкүров Камил Рәвил улы; Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик булегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Сәләхова Роза Әбрар кызы һәм ветеран укытучылар катнашты.

Шигырь бәйгесендә Идел аръягы мәктәпләреннән 50 укучы сәнгатьле итеп шигырь уку буенча көч сынашты. Җиңүчеләргә грамоталар,катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

Яшел Үзән районы
 Норлат урта мәктәбенең милли эшләр буенча директор урынбасары
Гыймадиева Д.М

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*