tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукта, яңгыр, тукта яңгыр, яума әле!
Тукта, яңгыр, тукта яңгыр, яума әле!

Тукта, яңгыр, тукта яңгыр, яума әле!

29 июньдә иртә таңнан коеп яңгыр ява башлады. Без, Ижау шәһәренең Сабантуй бәйрәмен оештыручылар, яңгырга чыланып, манма су булсак та, әзерләнүдән туктамадык. Ходай Тәгаләнең рәхмәте киң һәм кодрәтле! Бәйрәм башланыр алдыннан ялтырап кояш чыкты! Көн буена безгә Сабантуйны матур итеп үткәрергә вакыт бирде. Милли бәйрәмебез ахырына якынлашканда, кабат коеп яңгыр яварга тотынды. Кичке Сабантуйга күк йөзе ачылып, бәйрәмебез дәвам итте.

2019 елның Ижау шәһәре Сабан туеның прологы агымдагы елда Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренең һәм легендар Михаил Калашниковның 100 еллыгына багышланды. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Анастасия Муталенко, шәһәр башлыгы вазифасын вакытлыча үтәүче Денис Логинов, Ленин районы башлыгы Рамил Гайнуллин, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин, Татарстан Респубикасы Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты. Тугыз ел дәвамында Саба районы безнең милли бәйрәмебезгә куратор булып тора. Без алар белән даими аралашып яшибез. Сабантуй мәйданында тәҗрибә уртаклашабыз. Бу юлы да алар 90 кешелек делегация белән килеп, бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Төп сәхнәне Ижау иҗат коллективлары, Саба районы артистлары, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров тотса, икенче сәхнәне исә “Яңарыш” редакциясе, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасы кызлары алып барды. Алар төрле остаханәләр, халкыбызның уеннарын оештырдылар. Көрәшне Әгерҗе районы Көчек авылыннан танылган көрәшче Альфред Сабирҗанов һәм аның шәкертләре оештырды. Көрәш бик кызыклы, мавыктыргыч барды. Бил алышуда Сарапул, Ижау шәһәрләреннән, Әгерҗе, Саба районнарыннан килгән егетләр көч сынаштылар. Иң кечкенә көрәшчеләрдән башлау милли көрәшкә ямь өстәде. Сабантуйның иң матур күренеше ул — ат чабышы. Быел анда Удмуртиянең Якшур-Бодья, Грахово, Алнаш, Татарстанның Әгерҗе, Алабуга районнарыннан килгән чабышкылар катнашты.

Кичке Сабантуйда Ижау шәһәре үзешчән артистлары, иҗат коллективлары чыгыш ясады. Гүзәл исемле татар «курчагы», Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, “Манзара” музыкаль премиясе иясе, җырчы якташыбыз Динар Шәймәрдановның чыгышларын тамашачылар җылы кабул иттеләр. Кичке бәйрәм “Luna” ут һәм яктылык театры чыгышы белән аллы-гөлле утларга күмелеп тәмамланды.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Ленин районы хакимияте Сабантуйны оештырырга төрле яклап ярдәм итүләре өчен Татарстан Республикасы Саба районы хакимиятенә, иганәчеләргә, үзешчән артистларга, иҗат коллективларына, Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасына, 107нче балалар бакчасы, “Яңарыш” редакциясе, “Спартак” халык иҗаты йорты коллективларына зур рәхмәт белдерәләр.

Ярышларда I урын яулаучылар

Баганага менү — Влас Гаврилов, көрәш — Тимур Кәримов, ат чабышы — Павел Романов (яхшыртылган нәселле атлар), Леонид Трофимов (чиста токымлы атлар), Олег Шабалкин (ярымтокымлы атлар).

Рәфилә Рәсүлева.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*