tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тулузада Татарстан белән таныштырдылар
Тулузада Татарстан белән таныштырдылар

Тулузада Татарстан белән таныштырдылар

17 майда Франциядәге Тулуза шәһәрендә Татарстан, аның тарихы, Россия белән элемтәләре турында сөйләделәр. Бу презентация БДБ илләренең культурологик ассоциациясе ярдәмендә беренче мәртәбә үткәрелде. Бу чараны  www.caravanarba.org француз-татар-урыс культурологик интернет проектын төзүчеләр һәм алып баручылар Инера Сәфәргалиева-Потье һәм Жан Потье оештырдылар.

Презентациягә Тулуза һәм аның якын тирәсеннән Россия белән кызыксынучы 30 лап кунак җыелды. Алар өчен Татарстан турында ишетү географик һәм мәдәни ачышка тиң булды. Кунаклар татар халкы тарихы, мәдәнияте турында да зур кызыксыну белән тыңладылар.  Әйтүләренә караганда, элегрәк алар бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербург турында ишеткәннәре булган.

БДБ илләренең культурологик ассоциациясе Тулузада мондый төр очрашулар күп еллар даими оештырып тора, диде бу оешма җитәкчесе Луи Феро. “Самовар” исеме астында үтүче бу очрашулар БДБ илләре халыклары белән таныштыру максаты белән үткәрелә. Ләкин Татарстан һәм татар халкына багышланган презентация ассоциация тарафыннан беренче мәртәбә оештырыла дип ассызыклады Феро әфәнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*