tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Turkvizyon-2014”: төркиләр җыр белән дөнья мәйданына чыга
“Turkvizyon-2014”: төркиләр җыр белән дөнья мәйданына чыга

“Turkvizyon-2014”: төркиләр җыр белән дөнья мәйданына чыга

19 нче  21 нче ноябрь кичендә  дөньяның күп илләрендә яшәүче миллионнарча тамашачының  күзләре Татарстан башкаласына  төбәләчәк. Тарихта икенче тапкыр үткәрелә торган “Turkvizyon-2014” халыкара җыр конкурсы быел төрки дөньяның башкаласы итеп игълан ителгән Казанда үтә.

6-7 мең кеше сыешлы “Татнефть-Арена” боз сарае сәхнәсендә 24 илдән килгән җырчы үз милләтенең заманча һәм мәдәни рухлы әсәрен башкарып, иң югары бүләккә дәгъва итә.

Бу Татарстан һәм Россия өчен генә түгел, бөтен дөнья халкы  өчен әһәмиятле вакыйга. Чөнки глобализация киң колач алган хәзерге чорда Көнбатыштагы рухи кыйммәтләр һәм 1.5 миллиард халыклы, көчле икътисадлы Кытай кебек зур дәүләтләр басымы астында башка милли мәдәниятләр һәм рухи байлыклар югалып калырга мөмкин. Борынгы төрки мәдәниятнең тарихи традицияләре дөнья цивилизациясенә зур өлеш керткән һәм аның заманча мәдәни формаларда яшәве татар, башкорт, казах, ахербайҗан, төрек, кыргыз, төрекмән, үзбәк, гагауз, якут, хакас, чуваш һәм башка милләтләрнең саклануы өчен бик мөһим.

Алтайда яралган төрки халыклар  мәдәнияты славян, төрки, угрофин өлешләреннән тупланган Россия җәмгыяте үзбилгеләнүенең мөһим өлеше булып тора. Соңгы вакытта элекке Советлар Берлеге төбәкләрендә  барган каршылыклар, Көнбатыш илләре белән РФ арасында килеп чыккан киеренкелекне киметүгә төрки халыклар өлеш кертә ала. Төрки милләтләрнең мәдәнияттә, фәндә берләшүе, мәдәни байлыкларны, телне саклап калу өчен туплануы, бәйсез төрки илләрнең ярдәменә таянуы уңай нәтиҗәләргә, халыкара хезмәттәшлекне киңәйтүгә китерәчәк.

Turkvizyon-2014” җыр конкурсы 1956 елдан башлап үткәрелә торган “Евровидение” конкурсының төрки халыклар өчен кызыклы булган яңа бер үрнәге. Беренче тапкыр 2013 елның ахырында Төркияне. Искешәһәр каласында үткәрелде. Анда катнашу өчен  Татарстанда сайлап алу бәйгесен “Мәйдан” телеканалы  үткәреп, популяр җырчы Алина Шәрипҗановны  беренче конкурса җибәргән иде. Алина “Төркивидение”нең беренче ярышыннан 4 нче бүләк яулап кайткан иде. Быел бу   конкурс Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә республиканың Мәдәният министрлыгы һәм “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан  үткәрелә.

19 ноябрьдә 19 сәгатьтә башланачак ярымфинал ярышында конкурста катнашучы 24 җырчы шушы бәйге өчен язылган яңа әсәрне башкарып, финалга үтү хокукы өчен көрәшәчәк. 21 ноябрьдә шул ук “Татнефть-Арена” сараенда  финалга үткән12 җырчы беренче урынны яулау өчен үз талантын күрсәтергә тырышачак.

Рәсми хәбәр ителгәнчә, концертның төп оештыручысы һәм трансляторы –  «ТМВ TV» телеканалы (Төркия). «ТМВ TV» илләр һәм мәдәниятләрне алга этәрү өчен дәүләтара телевизион платформа ролен башкара. Канал 12 илдә 100 миллионнан артык тамашачыга трансляцияләнә. Аны “Intelsat”, “Azersat” һәм “Turksat” спутниклары, «Телекарта», «Континент» һәм “D-Smart” спутник платформалары аша, Төркия, шулай ук БДБ һәм Балтыйк буе илләре чыбыклы челтәрләрендә, интернеттагы видеопорталларга карарга була.

Конкурс ахырында Казанда төрки иллләрнең мәдәният министрларының “Тurksoy” халыкара оешмасының утырышы булчак. Анда киләсе елда “Turkvizyon-2014” конкурсы үтәчәк шәһәр игълан ителәчәк, башка мөһим мәсьәләләр каралачак.

Римзил Вәли,
“Дөнья” студиясенең баш мөхәррире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*