enrutat
Баш бит / Туу таныклыгына ук Умер диеп куйганнар
Туу таныклыгына ук Умер диеп куйганнар

Туу таныклыгына ук Умер диеп куйганнар

Күп очракта кешенең исеменә карап нинди милләттән икәнен белеп була. Ә инде ят, кайбер очракта бөтенләй үк аңлашылып бетмәгән исем очрый икән, һич икеләнергә кирәкми – татар гына шундый килде-китте исем куша ала. Уйлап табучы халык инде без. Айда йөри торган арбалар, космик ракеталар уйлап тапмадык табуын, безгә аларның кирәге дә шуның хәтле генә.

Уйлап табучы гына түгел, гел яңалыкка омтылучы, модадан калышмаучы халык без. Кайда нинди яңа исем, яңа сүз ишетелә – шалт, без аны эләктереп алабыз да татар исеме ясап та куябыз! Рус армиясе Порт-Артурда «пыртартур» булып кайткач (рус армиясе дигәч тә, гел руслардан гына тормаган ул, татарлар да күп булган анда), безнең татар бабаларыбыз балаларына Артур дип исем куша башлаган. Бу исем латышларда да очрый, Балтыйк буе республикалары хәзер бөтенләй миллиләшеп китеп, һәрбер исем-фамилиягә «С» хәрефе өстиләр – Артурс, мәсәлән. Танылган хоккейчы Артур Ирбе узган гасырның 90 нчы еллары башында Артурс Ирбеска әйләнде. Татарныкылар белән бутамасыннар дигәннәрдер инде. Бутады ди! Бездәме соң исемгә кытлык! Татарда 25 меңнән артык исем бар дип исәпләнә.

Кытайларның һәрбер селкенгән әйберне ашаганы кебек, безнең халык нәрсә күрә, тота да шуны баласына куша. Ай, ил, фән, гөл сүзләренә теләсә нинди башка бер сүз кушу – ул инде чын татар исеме ясау була. Ай белән генә чикләнеп каламы соң безнең халык! Марс белән Венера да күптән безнеке. Башка планеталарга җитешә алмаганнар – Юпитерны татарга хәтле мотоциклга кушып өлгергәннәр, Сатурн – магнитофон исеме. Галәм киңлекләрен генә айкамый татар, суга чумып та, тауга менеп тә матур исемнәр чүпли. Диңгез белән генә канәгать түгел, ул баласына Океан дип куша. Океан абый белән сөйләшкәнем бар, күзгә төтен җибәрә димәгез. Африкага гел барып-кайтып йөрмәсәк тә, татарда Нил исеме очраштыргалап тора. Тянь-Шань түбәсенә менә алган юк, Урал итәгенә барган бар, барганбыз икән, Урал исеме татарныкы инде! Кем өлгерде – шул өлгерде! Ялтыраган ташлар да безнеке – Алмаз, Бриллиант…

«Спартак» киносы чыгу белән, бездә Спартак исеме барлыкка килгән. Шуның белән бергә Рим да. Ни гаҗәп, инглиз исемнәрен үз итмәгән татар, немецныкыларга өстенлек биргән. Алар хәзер тулы вәкаләтле татар исемнәре: Ганс, Альберт, Альфред, Энгель, Эдуард, Роберт… Фриц кына юк бугай. Ә менә немец үзенең почык борынлы малаена гомердә дә Гайфетдин дип кушмаячак. Немец түгел, аны татар да кушмый хәзер, ул яңа исем уйлап табу белән мәшгуль. Универсиада элегрәк булса, андый исем дә барлыкка килер иде, Олимпиада кебек (Алда әйтелгән Океан белән Олимпиада бертуганнар). Сукмак юк, Асфальт бар (Сарман районында яши, барып карый аласыз). Машина юк, Трактор бар.

Җир йөзендәге бетмәс-төкәнмәс революцияләр дә татарга тынгылык бирмәгән бит. Башкалар Зимнийны алганнар да, броневик өстендә Ленинны күреп, «Ленин – безнең бабабыз, аннан үрнәк алабыз», дип, җырлап кына йөргән. Безнең татар аның исемен мәңгеләштергән. Бөтен дөнья пролетариаты исеменнән без Маркс, Ленинга рәхмәт әйтәбез дә, түбәтәйне салып «баш иябез». Аларның исемнәреннән күпме яңа «татар» исемнәре ясалган: Вил (В.И.Ленин), Вилдан (В.И.Ленинга дан), Вилнур (В.И.Ленин нуры), Дамира (Даешь революцию мира), Зарема (За революцию мира), Изил, Изаиль (Исполнитель заветов Ильича), Лемар (Ленин, Маркс), Ленар-Ленара (Ленинская армия), Лениз-Лениза (Ленинские заветы), Рефнур (Революцион фронт нуры) һ.б. Клара Цеткин белән Роза Люксембургның исемен мәңгеләштерүне дә татар үз өстенә алган, Роза күптән инде Разыя, Раузалар белән бер рәткә кереп урнашып, «даими пропискада». Үрмәләп үсә торганнардан Лиананы якын иткәнбез.

Мондый исемнәрне кушканда муллалар кая карыйдыр? «Начар язмыш белән туу куркыныч түгел, начар исемле булу – коточкыч» ди кытай мәкале. Кешенең язмышы исеменә бәйле булганын да күбебез аңлап бетерми. Кайвакыт кеше авырса, гел бәхетсезлеккә юлыгып торса, аңа башка исем алырга тәкъдим итәләр. Балага исем кушу ул эткә кушамат тагу түгел, һәрбер ата-ана баланың киләчәге турында уйласын иде. Берәү баласына Өмәр дип кушкан, туу таныклыгына русча Умер дип язып куйганнар. Гомер буе «умирать» итеп яши инде хәзер бу кеше.

Латышлар кебек без дә ят исемнәрне үзебезнекенә әйләндерергә тотынсак, нәрсәләр генә уйлап табарбыз икән? Альфредны Әлфәрит диярбез, ир-ат исемнәренә улла белән етдинне кушып та була: Гансулла, Энгельтдин… Хатын-кызныкыларга ниса белән бикәне кушсаң бераз рәткә керер керүен: Бриллиантниса, Эльвинабикә… Шәп була инде бу, нәкъ татарча!

…Картлык килер бит ул. Коммунизм кебек сырт өстеннән генә карап торып кире борылып китмәс. Лемар бабай Гансик оныгын бакчадан алып кайтыр. Алар кайткан төшкә Велком әбиләре тәмле коймаклар пешереп куяр. Болар чәпелди-чәпелди тәмләп кенә чәй эчеп утырганда, эштән арып-талып кияүләре Фриттель Океанович белән кызлары Форева кайтып керер… Эх, тормыш диген, ә?! Әкәмәт инде, исән генә булсыннар…

Автор: Фәнис Мотыйгуллин
Чыганак: «Шәһри Казан»

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*