tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазы районында “Җырлыйк әле” татар үзешчән фольклор ансамбльләре фестиваль-бәйгесе уза

Туймазы районында “Җырлыйк әле” татар үзешчән фольклор ансамбльләре фестиваль-бәйгесе уза

Бүген Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылындагы Бабай утары этнографик музей комплексында икенче тапкыр “Җырлыйк әле” татар үзешчән фольклор ансамбльләре фестиваль-бәйгесе уза. Фестивальне рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев ачып җибәрде.

  • Татарстан Президенты үзебез тырышмасак, милләтне саклап кала алмыйбыз, ди. Бу дөрес сүзләр. Моның өчен без туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли киемнәребезне сакларга тиеш. Бүгенге заман таләбе башка: әти-әниең татарча сөйләшкәнгә горурланма, балаларың, оныкларың татарча сөйләшкәнгә горурлан. Бүген монда җыелып, туган телебездә җырлыйбыз, үзебезнең бердәм булуыбызны күрсәтәбез, белгәннәребезне балаларыбызга тапшырабыз, диде Васил Шәйхразиев.

Шулай ук катнашучыларны Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Башкортостан Республикасының «Ак калфак» җитәкчесе Люция Вафина, «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Фәнир Галимов та сәламләде.

Фестивальдә Башкортостан Республикасының 10 районыннан һәм шәһәрләреннән 14 ансамбль катнаша – Краснокама, Кушнаренко, Архангель, Дүртөйле, Кырмыскалы, Борай, Бакалы, Туймазы районнырыннан һәм Уфа,Салават шәһәрләреннән 250 һәвәскәр. Шулай ук бәйрәмгә махсус кунак булып – Киров өлкәсенең «Алтын ай» татар фольклор ансамбле, «Агинәйләр» башкорт халык фольклор ансамбле, «Ош пеледыш» мари фольклор ансамбле, «Родинки Агидели» чуваш халык фольклор ансамбльлләре дә чакырылган.

Белешмә өчен:
“Җырлыйк әле” татар үзешчән фольклор ансамбльләре фестиваль-бәйгесе тәүге тапкыр Башкортстанда 2018 елда узды. Гран-прига Туймазы шәһәренең «Җидегән йолдыз» ансамбле лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*