tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазы сәхнәсендә – “Сөясеңме-сөймисеңме?”
Туймазы сәхнәсендә – “Сөясеңме-сөймисеңме?”

Туймазы сәхнәсендә – “Сөясеңме-сөймисеңме?”

Туймазы татар дәүләт драма театры тамашачыларга Флорид Бүләковның “Сөясеңме-сөймисеңме?” пьесасы буенча эшләнгән спектакль премьерасын тәкъдим итте.

Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Илнур Муллабаев куйды. Сценограф – Гөлнара Мифтахетдинова. Композитор – Юлай Үзәнбаев.

Флорид Бүләковның пьесалары Русиянең һәм Якын чит илләрнең 150дән артык театрында куелган. Туймазы театры да аның әсәренә беренче генә тапкыр мөрәҗәгать итми: 2009 елда “Каһәрле мәхәббәт” спектакле чыгарылган иде.

“Сөясеңме-сөймисеңме?” трагикомедиясе мәхәббәт турында. Кешене нәрсә өчендер яратмыйсың бит, ничек бар, шулай, яратасың да куясың. Спектакль шул турыда. Әсәрдә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә әхлак мәсьәләләре күтәрелә. Карт белән карчык Вәсилә белән Гомәр бергә озын гомер кичергәннәр. Алар үзләренең бер-берсенә ничек кадерле булуын бары тик Гомәр артыннан Әҗәл килгәч кенә аңлыйлар. Әҗәл өч сәгать эчендә бер игелекле эш эшләү хакына гомер бирергә тәкъдим итә. Менә шушы игелекле эшне эзләгәндә әби белән бабай гаилә тормышыннан кайбер вакыйгаларны тагын бер кат кичерә.

Спектакльдә дүрт актер гына уйный. Күренешләр чиратлашып бара: сәхнәдә карт белән карчыкны яшь пар алмаштыра. Әби белән бабайны – Башкортстанның атказанган артистлары Маргарита Сидорова белән Фәндил Мөхәммәтдинов, яшьләрне Гөлназ Саттарова белән Айдар Хөснетдинов уйный.

Тоташ бер гомер озынлыгындагы мәхәббәт тарихы турындагы трагикомедия көлдерә дә, елата дә, тормышка башка күзлектән чыгып карарга, күп нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә. Озайлы алкышларга караганда, спекткаль тамашачы күңеленә юл тапты.

Спектакль тагын 16 мартта күрсәтеләчәк.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*