tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазы Татар дәүләт театры Татарстан башкаласы тамашачысы каршында чыгыш ясаячак
Туймазы Татар дәүләт театры Татарстан башкаласы тамашачысы каршында чыгыш ясаячак

Туймазы Татар дәүләт театры Татарстан башкаласы тамашачысы каршында чыгыш ясаячак

15-17 сентябрь көннәрендә Туймазы Татар дәүләт театры Казанга гастрольләр белән килә. Спектакльләр К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

Туймазылылар Татарстан башкаласы тамашачысына Әлфис Гаязовның “Урманнарга керсәң…” драмасын, Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек” лирик комедиясен һәм Роберт Миңнуллинның “Каеннарым белән…” шагыйрь иҗатына үзенчәлекле карашны тәкъдим итәргә ниятли.

Спектакльләр 18.30 да башлана һәм синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*