tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазы татар театры Театр елы игълан ителүен билгеләп үтте
Туймазы татар театры Театр елы игълан ителүен билгеләп үтте

Туймазы татар театры Театр елы игълан ителүен билгеләп үтте

Башкортстан Республикасы Туймазы татар дәүләт драма театрында Россия Президенты указы нигезендә Театр елы игълан ителүе уңаеннан тантаналы кичә узды. Туймазы татар драма театры инде 28 ел буе халкыбызга хезмәт итә. Бу вакыт эчендә ул Туймазы һәм Башкортстан халкының гына түгел, күрше өлкә һәм республикалардагы сәнгать сөюче милләттәшләребезнең күңелен яуларга өлгерде.

Тантанада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев халыкны Конгресс исеменнән сәламләде, театр артистларына ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын, театрга истәлекле бүләк һәм Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан егермедән артык пьесса китапларын тапшырды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*