tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазы театры “Мөһаҗирләр” фильмында төшә
Туймазы театры “Мөһаҗирләр” фильмында төшә

Туймазы театры “Мөһаҗирләр” фильмында төшә

Туймазы татар дәүләт театры артистлары тулы составы белән кинога төшү белән мәшгуль. “Сафа белән Саҗидә” дип аталган фильм Мәхмүд Галәүнең “Мөһаҗирләр” романы буенча төшерелә.

Фильм Татарстан белән Төркиянең берлектәге хезмәте буларак планлаштырыла. Уртак эш “Төрки дөньясы” Истанбул кинофестивале белән Казан халыкара мөселман киносы фестивале арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелганнан соң мөмкин булды. Бу – әлеге хемәттәшлек кысаларында беренче зур проект.

Фильмдагы хәл-вакыйгалар XVIII гасырда бара. Сюжет мәхәббәт һәм психологик драма турында сөйли. Ахырда урыс-япон сугышы башлана.

Фильм Туймазы районының Төмәнәк авылында төшерелә.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*