tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазыда – премьера
Туймазыда  – премьера

Туймазыда – премьера

Туймазы татар дәүләт театры “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Кечкенә шәһәрләр театрлары” проекты кысаларында икенче спектакльне тамашачы хөкеменә чыгарды: күптән түгел А. Остров­скийның “Котырган акчалар” комедиясе премьерасы үтте.

Спектакльне театрның баш режиссеры Илнур Муллабаев куйды. Композиторы – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин, рәссамы – Русиянең атказанган сән­гать эшлеклесе Валерий Яшкулов.

Быел җәй туймазылылар Театр эшлеклеләре берлегенең “Театр тән­кыйть­челәренең төбәк театрларына командировкасы” проектында катнашуга гариза биргән иде. Комиссия сайлап алган 23 театр исәбендә Туймазы театрына да белгеч-тәнкыйтьчене чакыру мөмкинлеге бирелде. Һәм менә премьера спектаклен Русия театр сәнгате академиясе профессоры Анна Степанова да карады. Аның белән ГИТИС студентлары, Уфа дәүләт сәнгать институты педагогы Рифда Буранова да килгән иде.

Спектакльнең сабын куыкларына нигезләнеп төзелүе зал тулы тамаша­чыларның күңеленә хуш килде. Театр белгечләре фикеренчә, әлеге куыклар – хәйлә-ялган, иллюзия чагылышы. Бүген дә арабызда, тамаша геройлары кебек үк, уңышлы, бай, бәхетле итеп күрсәтеп, үзләрен алдаучылар юк түгел.

Коллектив тәнкыйть­челәр хөкеменә тагын өч эшен – Х. Ибраһимов әсәре буенча баш режиссер Илнур Муллабаев куйган “Җизнәкәй”, В. Шергин пьесасы буенча А. Бутаков куелышында “Колбаса. Фрагментлар” комедияләрен һәм Илгиз Зәйниевның “Әрем исе” мелодрамасын (режиссеры – Байрас Ибраһимов) тәкъдим итте.

Тәнкыйтьчеләр, иҗади эшләрне уңай бәяләп, аларга катлаулы материал белән эшләргә туры килүен билгеләп үтте. “Колбаса. Фрагментлар” комедия­сенең үзенчәлекле куелышы белән театрның тәвәккәл дә, җитди дә адым ясавы, традицион алымнардан бераз читләшеп, заманча пьеса белән эшли белүе ассызыкланды. Бу яңа, бөтенләй башка тамашачы җәлеп итү мөм­кинлеге дә бирә.

“Әрем исе” спектаклендә исә артистлар белән тамашачы арасында үзара аңлашу баруы аермачык.

Һәр театрда матур, җанлы, халык традиция­ләрен чагылдыручы спек­такль­ләр була, туймазылылар да бу кагыйдәдән читләшми. Алар репертуарындагы “Җизнәкәй” спектакле – шундыйлардан. Ул Туймазы театрының йөзен билгели, визит карточкасы була ала.

Экспертлар театр кол­лек­тивының даими эзлә­нүдә булуын, төрле жанрларда спектакльләр куюын, яңа төр эшчәнлек алымнарын куллануын, экспериментлардан курыкмавын билгеләде. Алар фикерен­чә, тагын да югарырак күтәрелү өчен талантлы режиссер, көчле актерлар, һәр иҗатчының кадерен белүче җитәкче бар.

Резеда Нуртдинова, «Кызыл таң» газетасы, Уфа

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*