tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазылар – Мәскәүдә
Туймазылар – Мәскәүдә

Туймазылар – Мәскәүдә

2018 елның 1-2 февралендә “Мәскәү Мюзик-Холл”ында Туймазы дәүләт татар драма театрының гастрольләре узачак.

Башкала тамашачысына туймазылар “Җизнәкәй” һәм “Түтиләр” спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

“Җизнәкәй” музыкаль комедиясе узган ел азагында гына репертуарда урын алган спектакль һәм ул инде күпләрнең яратып караган сәхнә әсәренә әверелде.
Ачлы-туклы ярлы тормыштан тәмам туйган Гыйззәт атлы яшь егет, бераз акча эшләп, тормышны бөтәйтеп булмасмы, дип шәһәргә эш эзләп килә. Уңган егет эш табып кына калмый, аның алдында кызыктыргыч мөмкинлек ачыла—бай кызына өйләнү! Өзелеп сөйгән ярына хыянат итеп, кабул итәрме егет кулга үзе килеп керергә торган җиңел бәхетне? Ни кадерлерәк: саф мәхәббәтме, әллә байлыкмы? Бу сорауларга җавапны тамашачы спектакль карагач таба.

“Түтиләр”: Ерак бабаларыннан мирас булып калган шәһәр үзәгендәге борынгы, зиннәтле йортта апалы-сеңелле Розалия белән Гүзәлия яши. Алар икесе дә гомерләрен табип һөнәренә багышлаган, бүген инде хаклы ялда. Тик, күпләр картларга үз йортларында тыныч кына яшәргә ирек бирми, алдау юлы белән тарихи истәлек булып торган йортны үзләштереп акча эшләргә тели. Шундый яман ният белән йөргән спектакльнең кайбер геройлары төрле мәзәк, көлкеле хәлләрдә кала.         

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*