tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама белән Ает арасында Фатих Кәрим үлчәме
Түбән Кама белән Ает арасында Фатих Кәрим үлчәме

Түбән Кама белән Ает арасында Фатих Кәрим үлчәме

“Патриотик тәрбия: кыйммәтләр, карашлар һәм төбәкләр аралашуы”  ­­- Түбән Кама муниципаль районы Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 27 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 29 нчы гыйнвар көнне үткән төбәкара семинар шулай аталды.  Сәхнәдә татар әдәбияты классигы, яугир шагыйрь Фатих Кәримнең иҗаты һәм сугыштагы батырлыгына багышланган, “Илең турында уйласаң, гомерең озын була…” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде. Яшь буынны тәрбияләүдә килеп чыккан актуаль сорауларда туган ил һәм төбәк тарихына һәм мәдәнияткә кагылышлы мәгълүмәтләрне, классик шагыйрьләребезнең әсәрләрен куллану мисаллары каралды.

Фатих Кәрим һәм шул чорның башка язучыларының батырлыклары, әдәби әсәрләре укучыда тирән фикерләр, ватанпәрвәрлек  хисләре уята ала.

27 нче мәктәп укытучыларының,  Казаннан һәм Башкортстанның Бишбүләк районыннан килгән кунакларның чыгышлары семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Яугир шагыйрьнең кызы Ләйлә Каримованың һәм билгеле әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Рамил Сарчинның чыгышын семинарда катнашучылар аеруча зур дулкынлану белән тыңладылар.

Семинардагы бу чыгышлар, сәхнәдән яңгыраган шигырьләр, җыр-биюләр, балалар төшергән сүрәтләрдән оештырылган күргәзмә – барысы да Татарстандагы Түбән Кама шәһәренең 27 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәм Башкортстандагы Бишбүләк районы Ает авылының Фатих Кәрим исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең дусларча аралашуына 20 ел тулуга багашланган иде.

Шулай ук, Башкортстаннан килгән кунаклар: Фатих Кәрим исемендәге Ает урта мәктәбенең  укыту буенча директор урынбасары Гөлнара Мөхтәсимова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Кусабкулова һәм Ает авылындагы Фатих Кәрим музее мөдире Рәйсә Хафизова да үз фикерләрен әйттеләр.  Алар 20 ел элек мәктәпләрнең танышу тарихын, ике арада булган очрашуларны искә алдылар.

Түбән Камага килгән  кунаклар Бакый Урманче исемендәге 2 нче санлы татар гимназиясендә дә булдылар. Монда алар укыту һәм тәрбия эшләренең барышы, татар теле һәм әдәбияты укыту ысуллары, атаклы рәссам һәм сынчы Бакый Урманче иҗаты, тормыш юлы  белән танышты.

Түбән Кама һәм Бишбүләк арасы 450 чакрым булса да,  мәктәпләрнең аралашуы, төрле матур очрашулар уздыру, форумнарга чакырышу, уртак бәйрәмнәр оештыру өчен ара ераклыгы һич комачауламый. Бу мәткәпләрне бигрәк тә  халкыбызның бөек шагыйре Фатих Кәримгә хөрмәт хисе һәм аның иҗатын ярату берләштерә. Бу дуслык киләчәктә дә дәвам иттерелеп,  яшь буынның  рухи үсеше, туган якка,шигърияткә һәм бу легендар шәхескә мәхәббәте тагы да көчәячәк..

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*