enrutat
Баш бит / Түбән Кама “Җидегән чишмә“ кичәсендә Азат Зыятдиновны котладылар
Түбән Кама “Җидегән чишмә“ кичәсендә Азат Зыятдиновны котладылар

Түбән Кама “Җидегән чишмә“ кичәсендә Азат Зыятдиновны котладылар

80 нче елларда төзелеш эшләре кайнап торган Түбән Камада бер төркем татар зыялылары “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмә оештырып җибәргән иде. Беренче кичәләре белән үк дан казанды ул. Сибгат Хәким, Сара Садыкова, Бакый Урманче, Наҗар Нәҗми кебек әдәбият һәм сәнгать җәүһәрләре кунак булды аның сәхнәсендә. Күп еллар буе берләшмәдә тамашачыларны кызыклы шәхесләр, сәхнә йолдызлары белән очраштыру өчен җаваплы булган Азат Зыятдинов, ниһаять, үзе “Җидегән чишмә” сәхнәсенең мөхтәрәм кунагы итеп чакырылды.75 яшь тулу уңаеннан юбилярны түбәнкамалылар шулай зурлап котларга булдылар.

Соңгы елларда Казанда, ә соңгы вакытта кызы Гөлнара һәм оныклары Мәскәүдә яшәсәләр дә, Зыятдиновлар өчен Түбән Кама каласы зур хатирәләр белән бик кадерле. Монда Саниясе белән гаилә коралар, балалары аякка баса, 40 елга якын нефть-химия тармагында эшли, җәмәгать эшендә кайный. Халык иҗаты йортына килүче кадерле кунаклырын Азат ага фойеда ук каршы алып торды. Кочаклашып сәламләүләр, хәл-әхвәл турында кызыксыну, чәчәк бәйләмнәренә күмү, истәлеккә фотоларга төшү кебек кадерле мизгелләрдән нык дулкынланлану кичерде ул. Хәтта, өлкән яшьтә булуга карамастан, иң кадерле остазлары Әнвәр ага һәм Наилә апа Хәсәновлар да килгән бит! Кайчандыр “Нефтехим” да фәнни-технологик лаборатория булдыру артыннан мәш килеп йөрүче яшь җитәкче өчен иң зур терәк булганнар иде алар. Тәҗрибәле, белемле, ярдәмчел, гаять зыялы Әнвәр аганың үзе турында да зур истәлекләр язарлык: химия фәне буенча беренче татар професссоры Гыйлем Камайда белем алган ул. Түбән Камада милли мохит тудыру эшләрендә дә Әнвәр Хәсәнов белән Азат Зыятдинов иңгә-иң йөрделәр.

Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, техник фәннәр докторы, “Татарстанның атказанган химигы”, фән һәм техника өлкәсендә “ТР Дәүләт премиясе лауреаты” Азат Шәймулла улы Зыятдинов исеме республика халкына киңкырлы җәмәгать эшчәнлеге белән дә танулы. Ул Татарстан парламентының тарихка кереп калган 1990-95 еллар чакырылышы депутаты булды. Бүген дә,Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли сораулар комитеты әгъзасы сыйфатында, халкыбызның бай тарихын, рухи мирасын саклау өчен җан атып йөри. Кичәне оештыручылар фойеда аерым стендка Балтач районы Таузар авылында узган балачагыннан һәм нәсел шәҗарәсеннән алып бүгенгәчә тормыш юлы тасвирланган фотоларын туплап куйган иде.

Бәйрәм кичәсе, гадәттәгечә, иҗади берләшмә гимнына әверелгән “Җидегән чишмә” җыры белән башланып китте. Азат Зыятдиновның республикабыз нефть химиясе сәнәгате үсешенә керткән өлеше гаять зур: хезмәт юлын изопрен каучугы алу цехында смена мастерыннан башлап, фәнни-технологик үзәк директоры дәрәҗәсенә җитә. Заводларны сафка бастыруда катнаша, яңа фәнни–технологик алымнар үзләштерү һәм нәтиҗәләрен фәнни эшләр итеп бастыру мәшәкатьләре белән йөри. Мәскәү аспирантурасын тәмамлап диссертация яклый, Түбән Камага кайтканнан соң, яңа ачылган каталик синтез лабораториясендә каучуклар сыйфатын яхшырту буенча фәнни тәҗрибә алып баруны җитәкли, галим югарылыгына күтәрелә.

Кичәнең тантаналы өлешен Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ачып җибәрде: “Сезнең хезмәт юлыгыз, җәмәгать эшчәнлегегез һәм матур гаиләгез күпләр өчен үрнәк булырлык”, — дигән җылы сүзләрен җиткерде шәһәребезнең мактаулы гражданинын котлап Айдар Метшин һәм, бүләккә, милли бизәкләр белән чигелгән купшы халат белән түбәтәй тапшырды. Депутат Разил Вәлиев тел, мәдәният, милли мәгарифне яклауда Азат Зыятдиновның иң ышанычлы парламент хезмәттәше булуын мактады. Казанда, ТР Дәүләт Советы исеменнән котлау тантанасында, юбилярга Бөтендөнья татар конгрессының мактаулы медале тапшырылуын хәбәр итте БТК БК вәкиле Данис Шакиров. Конгрессның Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиевтан бүләккә “Сабан туй көрәше” сувениры. Кайчандыр, Таузар Сабан туйларында көрәшеп батыр калган

вакытлары да булган әле Азат аганың. Яшь калабызда “Җидегән чишмә” кичәләрен оештыру, урамнарыбызны Тукай, Сөембикә, Бакый Урманче исемнәре белән атау, милли тәрбия бирүче гимназияләр ачу, шәһәр уртасында күркәм мәчет салдыру, мәйданнарыбызга Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәйкәлләре куйдыру гамәлләре өчен түбәнкамалылар исеменнән зур рәхмәтләр җиткерде. 2005 елдан бирле Азат Зыятдиновның БТК Түбән Кама оешмасының шәрәфле рәис булуын да әйтте Рөстәм Ганиев. Сәхнә түренә җыелып менгән бер төркем “Нефтехим” яшьләре котлавы аеруча дулкынландырды юбилярны. Һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә, милләтебез, туган телебез белән горурланып яшәргә өйрәткән остазларына иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм фән үзәге традицияләрен дәвам итәргә сүз бирделәр рәхмәтле укучылары. Кайчандыр лабораториягә гади инженер булып килгән Илшат Сәлахов, мәсәлән, бүген инде “ТАНЕКО” ның техник ярдәм хезмәте директоры булып эшли. Конгресс җитәкчелегендә юбилей кичәсен оештырып йөрүчеләрдән булды милли рухлы Түбән Кама егете. Яшьләр котлавын популяр җырчы Вил Усманов күтәреп алды. Шулай, Казан кунагы Гөлдания Хәйруллина, Уфадан килеп төшкән Марат Шәрипов һәм шәһәребезнең “Нардуган”, “Ирнас” бию ансамбльләре чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм чарасы бер мизгелдәй үтеп китте.

Программаны йомгаклау өлешендә алып баручылар Эльза Әхмәтҗанова белән Илдар Кыямов тагын бер күчтәнәч игълан иттеләр: гармун көйләренә дәртләнеп, сәхнә түренә “Җидегән чишмә” кичәләрен оешкан чорларда алып барган, җырлар белән бизәп торган һәвәскәр артистларыбыз чакырылды. Еллар аларны республикабызның төрле якларына таратса да, Азат аганы котларга бик теләп җыелдылар. Тамашачылар, юбилярга кайнар котлауларын белдереп, “Җидегән чишмә” оештыручыларына рәхмәтләрен җиткерде һәм залны алкышларга күмде. Кичә, гадәттәгечә, салмак кына агылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*