tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада Разил Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе
Түбән Камада Разил Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе

Түбән Камада Разил Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе

Шушы көннәрдә, Түбән Кама шәһәренең И.Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сараенда хөрмәтле якташыбыз, күренекле халык шагыйре, биш дистәдән артык китап авторы Разил Исмәгыйль улы Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе булды.

Саф татар телендә оештырылган әлеге күркәм бәйрәмдә шәһәребез җитәкчелегенгән, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Долотказина Эльвира Рәфгать кызы; башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Сафиуллин Фәрһад Шәфигулла улы; мәгариф идарәсе башлыгы Матюшин Вадим Николаевич; Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, шәһәр советы депутаты, “Шинник” спорткомлексы директоры Ганиев Рөстәм Мәҗит улы, зыялы “Аксакаллар шура”сы һәм “Кама таңнары” әдәби берләшмә әгъзалары катнашты.

Зәвыклы чигешлешләре белән күзне камаштырган милли киемнәр кигән укучыларның курайда моң сузулары, татар халкының татлы ризыгы – чәк-чәк белән сыйлаулары ук милләтебезнең бер күркәм бәйрәмен хәтерләтте… Икенче катта берничә урында урнашкан күргәзмәләр, үз эченә алган, төрле елларда җиңү яулаган укучыларның фотосурәтләре, шунда ук күрсәтелгән (аскы өлешенә язылган) белешмәләр дә, экраннан бертуктаусыз агылган, укучылар иҗатын чагылдырган, туган телебездә яңгыраган видеоязмалар да туган тел бәйрәмен чагылдырды… Әйе, бу гади бәйрәм түгел, бу туган телебезгә мәдхия җырлаучы иҗат бәйрәме. Сәләтле балалар күңелендә туган һәрбер иҗат чаткысын ялкын итеп үрләтү максаты белән оештырылган, егерме еллык тарихы булган әлеге чара – яшь буынны шигъри, милли җанлы итүдә өлге булып тора, күргәзмәләр дә шул хакта сөйли, нәтиҗәләре дә уңай.

…20 ел эчендә әлеге конкурста катнашкан балалар санын исәпләсәң, гаҗәеп матур күренешкә тап буласың. Шәһәр һәм район мәктәпләрендә белем алучы мең ярымнан артык укучы бала үз көчен сынаган! Бу бит, коры саннар гына түгел, мең ярымнан артык укучы үз туган телендә иҗат иткән, язганын ана телендә сәнгатьле итеп сөйләгән, иң мөһиме иҗат белән мавыккан, матур әдәбият белән кызыксынган дигән сүз… Ә, җиңеп чыгучы лауреатлар арасында күрсәткеч тагы да сөенерлек. Араларында бүгенге көндә Россиянең һәм чит илләрнең атаклы университетларында белем алучылар, телевидениедә, матбугатта эшләүчеләр, мәктәпләрдә әдәбият һәм туган тел фәннәрен укытучылар дә бар. Алар инде үз чиратында сабыйларга татар телен белүнең кирәклеген төшендереп кенә калмый, укучыларны шушы иҗади бәйгедә катнашырга җәлеп итәләр. Димәк, бу бәйгенең үткәне дә, бүгенгесе дә, киләчәге дә бар. Һәм аның актульлеге елдан ел арта гына бара. Мәсәлән, беренче елларны бәйгедә катнашучы укучыларның язма эшләрен тикшереп бәяләгән булсалар, тора-бара укытучылары белән бергә үзләрен дә әдәби берләшмәгә чакырып чыгышларын тыңлап, киңәшләр бирә торган булдык. Быел исә бу җаваплы гамәлне Г.Тукай исемендәге китапханәнең зур залында тагы да үзенчәлекле итеп оештырдык. Өч ай буе дәвам иткән сайлап алу турында, иркенләп яшь язучыларның иҗаты белән таныштык, ялкынлы чыгышларын тыңладык, аның өстенә төрледән-төрле сораулар яудырып туган телебезне нинди дәрәҗәдә белүләрен, ничек аралашуларын да сынадык…

Җиргә төшкән тук орлык – һичкайчан шытмый калмый ич. Шуңа да, икмәкле җирнең җыры булган кебек, бәйгедә җиңеп чыккан балаларның да киләчәге зур, аеруча әдәбият, журналистика өлкәсендә белем үзләштерүчеләр өчен әзер юллама булып тора. Ә балалар иҗаты ул – күңел көзгесе. Туган җиребезнең гүзәллегенә сокланып, туган телебезнең әһәңле яңгырашын тоеп, горурланып язган хикәя, әкиятләре, шигырьләре нәни бер хәзинә – энҗе бөртеге. Елдан-ел темаларының төрләнүенә күңел сөенә. Шигырь юллары язарга күпчелек әти-әниләренең туган авыллары, аның бай табигате, мәгърур нарат урманнары, иксез-чиксез инеш-күлләре илһамландырса, күренекле язучыларның әсәрләре рухландыра. Укучыларның туган телебезнең бөеклегенә мәдхия җырлаулары, тарихи хәтирәләргә бирелүләре дә – уңай күренеш.

Мәктәп укучылары үзләре үк зур осталык белән алып барган эчтәлекле тантанада җиңүгә ирешкән укучылар берәм-берәм сәхнәгә күтәрелеп, тамашачыларны иҗатлары белән таныштырдылар, сыйныфташлары, “Илһам” һәм “Элегия” вокал ансабле җырчылары җыр суздылар, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры артистлары Разил Вәлиевның спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. Алия Хәмәдиева белән Ралиф Сәләхиев башкарган “Кәләпүшем-калфагым” җыры, “Тамчылар бию” коллективының “Сабантуй бизәкләре”, Шәңгәлче авылының “Нәүрүз” бию төркеме башкарган “Нәүрүз нурлары” бию күренеше дә иҗат бәйрәменең милли бер бизәге булды, ямь өстенә ямь өстәде. Тамаша барышында экраннан яктыртылган фоторәсемнәр 20 еллык тарихы булган бәйгенең истәлекле мизгелләрен искәртеп, күңелебезне тагы да баетты.

Мөхтәрәм кунаклар исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Ганиев Рөстәм Мәҗит улының саллы чыгышы, укучы балаларга биргән киңәше дә урынлы иде. Разил Исмәгыйль улына рәхмәтен белдерде, аның тормыш иптәше Алия ханымга чәчәк бәйләме бүләк итте.

Күпкырлы талант иясе, шигърият бәйрәме хуҗасы Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, елдагыча бүләкләрне мулдан алып килгән иде. Үзенә сүз бирелгәч, иҗат белән шөгыльләнүнең тәрбияви, рухи әһәмияте, туган телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыруы турында мисаллар китереп бәйнә-бәйнә сөйләде. Тамаша кылучы укучыларга нәсыйхәт буларак: “Һич кенә дә бәйгедә катнашкан һәрбер бала язучы, шагыйрь булыр дип уйламыйм, әммә әдәбияткә гашыйк булулары, аларның рухи дөньясы баюы киләчәктә дә аларны күпкырлы шәхес итеп тәрбияләү юлында бик зур адым дип саныйм”, – диде. Хәер, бу сүзләрнең бөеклеге, сәхнә түренә эпиграф итеп эленгән, чакыру кәгазенә урнаштырылган берәр куплет шигыре аша да олуг шагыйрьнең, олысына, кечесенә бары тик изгелек кылган җәмәгать эшлеклесенең, рухи кыйммәтләребезне түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыру максаты белән янып-көеп яшәве чагыла иде. Разил Вәлиев чыгышында һәрбер мәктәп укучысын уку елы тәмалануы белән тәбрикләде, махсус язган “Соңгы кыңгырау” шигырен укыды.

Аннан сәхнә түренә бер-бер артлы төрле номинацияләрдә җиңү яулаган каләм тибрәтүчеләр, шулай ук икенче турда катнашкан укучылар күтәрелде. Барысы да Разил абыйлары кулыннан истәлекле бүләкләр алдылар. “Шигъри тәлгәшләр” номинациясендә 24нче лицей-интернат мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айнур Егоров,“Күпкырлы талант иясе” номинациясендә 29 нчы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Айнур Нуруллин, “Иҗатка омтылыш” номинациясендә Кама Аланы мәктәбенең 8 нчы сыйныф укучысы Аяз Гәрәев,

“Өметле каләм” номинациясендә 14 нче лицей 4 нче сыйныф укучысы Тимур Бәхтиев, “Тәүге адымнар” номинациясендә 6 нчы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Нәбиуллина Айзилә,“Илһамият” номинациясендә 33 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Инсаф Закиуллин, “Үткен каләм” номинациясендә 27 нче мәктәпнең 10 нче сыйныф укучысы Гыймранова Диләрә, “Шомбай варислары” номинациясендә 15 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Нәбиев Рушан, “Бәллүр каләм” номинациясендә 8 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Эльмира, “Тылсымлы каләм” номинациясендә Муса Җәлил исемендәге 1 нче татар гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы Фәсхетдинова Диләрә, “Игелекле бала” номинациясендә җиңү яулаган Шәңгәлче авылы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Фәйзуллина Эльмира, “Гаделлеккә мәдхия” номинациясендә 11 нче урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинов Альберт, “Күпкырлы талант иясе” номинациясендә 29 нчы мәктәпнең 9 нче сыйныф укучысы Айнур Нуруллин; 10 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Нестеров Александр дипломга һәм истәлекле бүләкләргә лаек дип табылдылар.

Ә инде иҗади бәйгедә катнашып, III урынга лаек булган Зур Афанас урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы – Алия Әхмәтова, II урынны алган35 нче лицейның 6 нчы сыйныф укучысы – Ильяс Гыйниятуллин, һәм ниһаять, 1 урынны яулаган, бәйрәм кичәсен зур осталык белән алып барган 7 нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Камилә Шакирҗанова диплом һәм премиягә ия булдылар. Кичәдә шулай ук шәһәребездә иҗат итүче “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең берничә җаваплы әгъзасына (Рифкать Имаев, Нурзия Мирхазова, Ралия Каримова, Рәфыйк Әхмәди, Нурулла Габдуллин, Рәсимә Нәбиуллина, Фәнүзә Сабирова, Гөлчирә Ибәтуллина), конкурста катнашкан балаларның кочак-кочак эшләрен тиешенчә бәяләүләре өчен, шулай ук бәйгене оештыруда ярдәме тигән укытучыларга да Разил Вәлиев рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Күркәм традициягә әверелгән бай эчтәлекле иҗат бәйгесе киләчәктә дә дәвамлы булсын. Яшь буын туган телебезнең бөеклеген, әһәңле яңгырашын ишетеп, тоеп үссеннәр. Иҗат җимешләре белән һәрчак сөендерсеннәр.

Нурзия Мирхазова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*