tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада рәссам Салават Негматовның шәхси күргәзмәсе ачыла
Түбән Камада рәссам Салават Негматовның шәхси күргәзмәсе ачыла

Түбән Камада рәссам Салават Негматовның шәхси күргәзмәсе ачыла

Киләсе пәнҗешәмбе, 21 гыйнварда, Түбән Камада Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Салават Негматовның шәхси күргәзмәсе ачыла.

“Мин һәм минем дөньям” – Әхсән Фәтхетдинов музеенда узачак экспозиция әнә шулай атала. Күргәзмәне тантаналы ачу 15 сәгатьтә башлана.

Картиналарда рәссамның штрихларны нинди төрлелек белән куллана алуын күрергә мөмкин. Төрле штрихлар: зур һәм караңгы, җиңел һәм үтә күренмәле, кайвакыт бөтенләй күренмәс яки пәрәвез җебедәй нәзек – болар барысы да Салават Изад улына тирән эчтәлекле әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*