tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада татарча чыршы бәйрәме күңелле үтте
Түбән Камада татарча чыршы бәйрәме күңелле үтте

Түбән Камада татарча чыршы бәйрәме күңелле үтте

Яңа ел бәйрәмнәрен хуш исле чыршы агачы янында, мәктәп залларында үткәрү гадәткә кергән. Ләкин иң зур, иң күңелле бәйрәмне меңләгән кеше сыярлык зур спорт залларында үткәрү күңеллерәк әлбәттә. Түбән Камадагы “Татнефть”-«Нефтехим» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең идарә итүче компаниясе үз эшчеләренең балаларына матур бүләк ясаган. Директор Заһит Шәрәфиев җитәкләгән бу компания, Альберт Сәгъдиев рәислек иткән профсоюз оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгессының Түбән Кама бүлекчәсе рәисе Рөстәм Ганиев һәм мәдәният хезмәткәрләре яңа ел көннәрендә чыршы бәйрәме проектын гамәлгә куюга көч кызганмаганнар. Моның өчен тырышлыктан, иҗади фантазиядән башка, әлбәттә, зур гына матди чыгымнар да  таләп ителә. «Шинник» спорт сараеның зур залының дүрт як стенасы да махсус төшерелгән паннолар белән әкият йорты кебек бизәлгән. Кайсы яктан карасаң да бу рәсемнәрдән күзне аерып алмаслык, залның уртасына гаҗәеп зур, матур чыршы утыртып куелган. Бәйрәм тамашасында Кыш Бабай, Кар кызы балалар белән бергә чыршы утларын “кабызгач”,  күңелле тамаша башланып китә. Бәйрәмгә килгән балалар бер сәгатькә якын дәвам иткән тамашының үтеп киткәнен сизми дә кала. Тамашаның режиссеры Эльвира Гыйматдинова һәм чыршы тирәсендә балаларның күңелен ачучы әкият геройлары булып чыгыш ясаучы артистлар тамашаны мавыктыргыч алып баралар. Зур башкалаларда гына була торган сыйфат, мул бизәлеш, самими ихлас уеннар һәм шаярулар спорт залын иң затлы сабан туена охшаш иттеләр.

Республикабыз шәһәрләре өчен өчен бик тансык үзенчәлек тә шатландыра. Узган елдан башлап чыршы бәйрәмнәре рус телендә генә түгел, татарча да оештырыла. Быел Түбән Кама шин ясаучыларының балалары белән уйнарга килгән Кыш Бабай, Кар кызы татарча сөйләшәләр, шаяралар, милли биюләр башкаралар. Шулай ук Шүрәле, Убырлы карчык һәм башка кызыклы затлар татарча уйныйлар.

Бу көнне алар барысы да ямьле, киң күңелле, әйбәт булып күренде. Балалар белән шаярулар, җырлаулар шәбрәк яңгырасын өчен “Татнефть-Нефтехим” идарә компаниясе “Шинник” спорт комплексына бер миллион сумлык тавыш көчәйткеч сатып алган. Программаны әзерләүгә, залны бизәүгә салынган көчне, чыгымнарны күз алдына китереп була. Киң күңеллелек, фидакәрлек таләп иткән зур хезмәт бу! Тамашаның сценариен һәм сәнгать төзелешен билгеләүче, композитор, мәдәният хезмәткәре Эльвира Гыйматдинова татарча сәнгать алымнарын үзләштергән.

Мондый зур, кызыклы чыршы бәйрәменең, мавыктыргыч уеннарның тагы кайда үткәне бар икән? Бәйрәмне алып баручы кызлар да, әкияттән төшкән кунаклар да, уйнап-биегән балалар да хәлләре беткәнче чыршы тирәсендә күңел ачтылар. Алар хәл җыйганда Казаннан кайткан якташ абый, атаклы җырчы һәм көлке остасы Алмаз Хәмзин үзенең көр тавышы, кызыклы шаярулары белән олысын да, кечелен дә куандырды. Шундый матур татар бәйрәме икән ул чыршы янында Яңа елны каршылау! Чыршы бәйрәменә килгән меңләгән балага идарә компаниясе хәстәрләгән яңа ел бүләкләре тапшырылу да  куанычлы хәл. Балачак сөенечен кичерү гомер буена истә кала бит ул!  Татарча җырлар, биюләр дә, туган телебездә сайрап торучы әкият каһарманнары да  ата-аналарга да, балаларга да бик ошады. “Шинник” спорт комплексы каршында катырылган боз мәйданында тимераякта шуучыларның саны тагы ба күбрәк булды.

И рәхәт, и күңелле булды бу көнне спорт сараеның эчендә дә, тышында да.. Кайчандыр авылларда үткәрелеп, хәзер онытыла башлаган чыршы бәйрәмнәрен хәзерге балалар да бик ярата икән. Чыршы тирәсендә уйнау мәҗүсилек яки башка милләт горефе, дини бәйрәм итеп кенә кабул ителми икән. Хәзерге балалар да, үз ата-аналары кебек үк,  чыршы бәйрәмен чын татарча уйный торган үзебезнең милли тамаша итеп кабул иттеләр. Шәһәр уртасында милли бәйрәмне киләсе елда оештыру өчен кирәкле әсбаплар җитәрлек хәзер! Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, “Шинник” спорт комплексының директоры Рөстәм Ганиев мондый изге эшкә күпме хезмәт һәм матди чыгымнар салынганын яхшы белә. Нургали Маннанов җитәкләгән  “Шинник” социаль-көнкүреш хезмәтләндерү җәмгыятенең Яңа ел бәйрәмен үткәрүгә салган хезмәте бәяләп бетергесез! Чыршылар кайтарып бизәүдән, сәхнә киемнәрен әзерләүдән башлап, тимерәякта шуу өчен боз катыруга, спорт залы идәненә келәм  җәюгә  кадәр бихисап эшләрне башкаручылар санап бетергесез. Бергәләп тотынгач, нәтиҗә дә матур була, ә бу исә шинчыларның гына түгел, бөтен Түбән Кама халкының кәефен күтәрә. Эшләр шулай барса, милли рухлы чыршы бәйрәмнәре киләчәктә тагы да күбрәк оештырылачак. Профком рәисе Альберт Сәгъдиев фикеренчә, Зур спорт залына татар балалалары күмәкләп килгәч, киләсе елда татарча чыршы бәйрәмен 3-4 тапкыр да үткәрү турында да уйларга була. Конгресс бүлекчәсенең башкарма директоры Әлфия Хафизова шәһәр шартларында милли яшәешне оештыруга якташларның күмәкләшеп тотынуына шатланып бетә алмый. Яңа ел алдыннан шундый күңелле вакыйгалар ешрак булсын иде! Һәр кайда, барлык мәхәлләләрдә, фатир һәм йортларда!

Бу тәҗрибә Татарстан халыклары телләрен саклау, үстерү турындагы канунны һәм дәүләт программасын үтәүнең кызыклы, файдалы гамәл икәнлеген раслый. Түбән Камадагы милли чыршы бәйрәме башка калалар һәм татар төбәкләре өчен үрнәк булырлык! Татар  җәмәгатьчелегенең  администрация, хуҗалык оешмалары белән хезмәттәшлеге шулай барсын өчен ике якның бергәләшеп зур проектларга тотынуы күңелдә өметләр уята. Бу тамашаны экраннардан, интернет челтәреннән  игътибар белән карарга, Түбән Кама шинчыларынан  гыйбрәт алырга тырышыгыз!

Моның өчен алдагы көннәрдә “Яңа гасыр” каналының “Татарлар” программасында Чыршы бәйрәмы турында телерепортажны,  шулай ук https://tatar-congress.org интернет сайтындагы “Дөнья” студиясе бүлегенә  куелачак видеофильм карарга онытмагыз.

Римзил Вәли, Фәиз Камал,
“Дөнья” студиясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*