tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада «Татарча да яхшы бел!» курсы бара
Түбән Камада «Татарча да яхшы бел!» курсы бара

Түбән Камада «Татарча да яхшы бел!» курсы бара

Курсларда сөйләм теленә һәм грамматиканың төп кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр. Беренче дәрескә китапханәчеләр килгән. Алар русча-татарча сүзлекләр белән танышкан, исәнләшергә, җөмләләрне дөрес төзергә өйрәнгән.

Курсларга теләге булган һәркем йөри ала. Дәресләрне 23 ел стажлы педагог Гөлнара Хәйруллина үткәрә. Курс 25 дәрескә исәпләнгән. Дәресләр аена ике тапкыр узачак, 8(8555)39-93-83 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.

Татар телен онлайн-форматта да өйрәнергә була. Үзәк китапханәнең @kitap_nk инстаграм аккаунтында #Tatartime проекты старт алды.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*