tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте рәисе итеп кабат Гаяз хәзрәт Закиров сайланды
Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте рәисе итеп кабат Гаяз хәзрәт Закиров сайланды

Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте рәисе итеп кабат Гаяз хәзрәт Закиров сайланды

Бүген Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең VI съездында нәзарәтнең гамәлдәге башлыгы Гаяз хәзрәт Закиров алдагы биш елга төбәк үзәкләштерелгән дини оешма рәисе итеп сайланган. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Съездда катнашучыларның барысы да Гаяз Закировны яклап тавыш биргән.
Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең яңадан сайланган рәисе Гаяз Закиров тәкъдиме белән Мансур хәзрәт Хөсәенов аның беренче урынбасары итеп билгеләнгән.

Съездда делегатлар шулай ук Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Үзәк Ревизия комиссиясе рәисен һәм әгъзаларын сайлаган. Тимур Фәхретдинов – Үзәк Ревизия комиссиясе рәисе, ә Рәмис Әшрафетдинов һәм Рәфыйк Тимербаев комиссия әгъзалары итеп сайланган.

фото: dumrf.ru
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*