tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай авылында Яңа ел тамашасын карарга 400дән артык кеше килгән
Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай авылында Яңа ел тамашасын карарга 400дән артык кеше килгән

Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай авылында Яңа ел тамашасын карарга 400дән артык кеше килгән

Түбән Новгород өлкәсендә 350 ел элек оешкан  Сафаҗай авылында “Солтанның сәяхәтләре” исемле Яңа ел тамашасын карарга 400дән артык кеше килгән. Бу хакта  “Нур” Сафаҗай һәвәскәр артистлары труппасы җитәкчесе һәм сценаристы Венера Измайлова хәбәр итте.

Труппаның җитәкчесе әйтүенчә, мюзиклны кую идеясе 2016 елда Әниләр көненә багышланган концертка әзерләнгәндә туган. “Артистларыбызның берсе Илдар Исхаков мюзикл куярга тәкъдим итте. Һәм без бу идеяне чынга ашырырга булдык”, – диде Венера ханым.

“Мюзикл кую өчен миңа шәрык темасы кызык булды. Өч ел элек Яңа ел тамашасында без Кыш бабай белән Кар кызының шәрык илләренә Солтанга кунакка бару вакыйгаларын күрсәткән идек”, – ди Венера Измайлова.

Труппаның җитәкчесе авылдашлар мюзиклның дәвамын куюны сораганын әйтте. “Былтыргы тамашада без Солтанның Россиягә сәяхәтен сәхнәләштергән идек. Ә быел исә төп героебызның кире туган ягына кайтуы тарихын күрсәтергә булдык”, – дип сөйләде ул.

Венера Измайлова сүзләренчә, артистлар коллективы бик иҗади. “Мин сценарийны язып, артистларга тәкъдим итәм, ә алар аны тулыландыра. Алга таба без Ватанны яклаучылар көненә “Әйдәгез, егетләр” ярышын, аннары Халыкара хатын-кызлар көненә төрле һөнәр ияләре булган хатын-кызларга багышлап, концерт оештырырга планлаштырабыз ”, – диде ул.

 tatar-inform.tatar/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*