tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе сәхнәсендә – “Милли көй”
Түбән Новгород өлкәсе сәхнәсендә – “Милли көй”

Түбән Новгород өлкәсе сәхнәсендә – “Милли көй”

2020 ел бигрәк катлаулы булды, “Кәбисә елы” икәнлеген тулаем аклады, коронавирус чире таралу сәбәпле бөтен җир шарында игълан ителгән пандемия бар кешелек дөньясына көтелмәгән үзгәрешләр кертте, күп кенә планнар тормышка ашырылмый калды, өметләр акланмады, зур югалтулар булды. Дистанцион уку, удаленкада эшләү, онлайн чаралар кебек моңарчы уйланмаган-фикерләнмәгән нәрсәләр тормышларны төптән үзгәртте. Өлкә татар автономиясе, аның каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы һәм бүтән милли оешмалар планлаштырган күп кенә чаралар да уздырылмый калды яисә онлайн-форматта оештырылды. “Милли көй” өлкә конкурс-фестивале һәм “Нигеземә кайтып барам” өлкә конкурсы кебек зур чаралар да шул рәвешле уздырылды. Шулай да “Милли көй”дә җиңүчеләрнең гала-концерты, барлык саклык чараларын күреп, гадәттәгечә, 18 декабрьдә өлкә үзәгенең Тимерюлчылар мәдәният сараенда оештырылды.

Гала-концертта Сергач, Спас, Кызыл Октябрь районнары татар авылларыннан килгән һәм Түбән Новгород белән Дзержинск шәһәрләренең үзешчәннәре катнашты. Конкурсның сайлап алу турында өлкән яшьтәге агай-алмайлар да уңышлы катнашса да, Түбән Новгородка алар билгеле сәбәпләр буенча чакырылмады, әлбәттә. Тамашачылар саны да күп түгел иде, 700 кешегә исәпләнгән залның дүрттән бер өлешен генә диярлек тутырырга рөхсәт бирелгән.

Шушындый кырыс таләпләргә карамастан, кичә матур гына узды, үзешчән артистлар зур сәхнәне, үзара аралашуны сагынган, тамашачылар, оештыручылар да шулай ук.

Фойеда, һәрвакыттагыча, матур гына күргәзмәләр, районнардан килгәннәргә кайнар аш оештырылган иде.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган IХ “Милли көй” татар халык иҗаты фестиваленең гала-концертын Дзержинск шәһәренең “Чаткылар” бию төркеме һәм шушы фестивальнең җиңүчесе, Түбән Новгород кызы Динара Юсипова ялкынлы биюләре белән башлап җибәрделәр. Аннары алып баручылар Галия Минаҗетдинова белән Альберт Юсипов кичәне ачык дип белдергәч, өлкә татар автономиясе рәисе Рамил Салихҗанов, “Туган як” газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗанов, Нижгар татар конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина һәм Кызыл Октябрь районы администрациясенең мәдәният комитеты рәисе Рафат Абитов катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләп, җылы котлау сүзләрен җиткерделәр.

Тантаналы өлештә “Туган як”ны 30 еллык юбилее белән котлау да каралган иде һәм беренче чиратта Рамил Әхмәтович Олег Хөсәиновичны “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” “Бөтендөнья татар конгрессы” Халыкара Берлеге медале белән бүләкләде. Редактор урынбасары Ринат Сөннәтов, бүлек редакторлары Наилә Жиһаншина һәм Илнар Садековка Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җаваплы сәркатип Румия Хамзина, дизайнер-верстальщик Лилия Хәсәнова, корректор-җыештыручы Гүзәл Гаязетдинова һәм өлкән хисапчы Диана Войтова автономиянең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Әлбәттә, редакция коллективы исеменә күп кенә котлау һәм рәхмәт сүзләре дә әйтелде. Намуслы хезмәтебезне шундый югары бәяләүгә без дә шатландык, ә инде редакторыбызга бирелгән медаль – барыбыз өчен дә горурлык.

Гала-концертта талантлы үзешчәннәребез матур, профессиональ чыгышлары белән, һәрвакыттагыча, сөендерде. Гүзәлия Зиннәтуллинаның (Спас районы “Арт-Септима” вокаль студиясе җитәкчесе) кабатланмас тавышы белән “Гөлҗамал”ны акапельно башкаруы, аның укучысы Карина Эсатованың җырлавы искиткеч иде. “Заман яшьләре” (Кочко-Пожар) һәм “Конфетти” (Мөтеравыл) төркемнәренең матур биюләре кайнар алкышларга күмелде. Фестивальнең иң нәни катнашучысы Камилә Жалилова (Мөтеравыл) сәхнәдә үсә дисәк тә дөрес булыр, бу юлы да ул “Уңган кыз” биюен искиткеч оста башкарды. Карина Клементьева (Кочко-Пожар), Эмиль Абдулхалеков (Пашат) җырлаганда, тамашачылар яшьлек елларына кайткандай булды, ә әтиле-уллы Азат һәм Марат Жиһаншиннар уйнаганда, аларның чын мәгънәсендә виртуоз баянчылар икәненә инанды. Дзержинск шәһәренең яшь таланты Рушан Жиһаншин да баянда бик матур уйнады. Түбән Новгород һәм Дзержинск үзешчәннәреннән төзелгән “Нижгарлар” төркеме бик матур сәхнә күренеше әзерләгән иде.

Күп фестиваль-конкурслар лауреаты һәм дипломанты, талантлы җырчы Илдус Харрясовның (Зур Рбишча) чыгышы югары профессиональ дәрәҗәдә иде. Шулай ук өлкә, регионара фестиваль-конкурслар лауреаты һәм дипломанты – Татар Моклокасыннан килгән “Сәрбиназ” фольклор төркеменә дә алкышларның иң кайнары булды.

Дамир Фейсханов һәм Марат Муллин составындагы өлкә “Туган як моңнары” ансамбленең дәртле чыгышларыннан соң, фестивальнең җиңүчеләре бүләкләнде.

Фольклор буенча “Сәрбиназ” төркеме беренче дәрәҗә Диплом иясе булды (җитәкчесе Наилә Кинзябаева). Икенче урынга Динара Халилова белән Зөһрә Абдуллина җитәкчелегендәге “Нижгарлар” төркеме лаек дип табылды.

Бик күп үзешчән артистларны фольклорның тәмен белергә өйрәткән, аларны бүтән регионнарда да таныткан Гүзәлия Зиннәтуллинага махсус бүләк тапшырылды.

Бию коллективлары арасыннан беренчегә “Заман яшьләре” (җитәкчесе Ибраһим Мусин), икенче урынга “Конфетти” (җитәкчесе Лима Жалилова) лаек булды. Ә Камилә Жалилова иң яшь катнашучы буларак бүләкләнде.

Уйнаучылар арасыннан, әлбәттә, әтиле-уллы Жиһаншиннар иң яхшы дип табылды. Гүзәлия Зиннәтуллина җитәкчелегендәге курайчылар һәм Рушан Жиһаншин да бүләксез калмады.

Халык җырларын башкаручы яшь җырчыларга бу юлы өстенлек бирелде – Эмиль Абдулхалеков, Карина Эсатова һәм Карина Клементьева бүләкләнделәр. Дипломнардан гайре, барысына да кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды.

Бозлаудан Җәмилә Салихова, Кочко-Пожардан Асия Насибуллина, Татар Моклокасыннан Рауза Невмянова соңрак берәр чарада бүләкләнер.

Гала-концертның беренче өлеше “Туган як моңнары”, Илдус Харрясов һәм барча катнашучылар башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамланды.

Икенче өлештә Бөтендөнья татар конгрессы бүләк итеп юллаган Татарстан артистлары – “Фәридә-Алсу” дуэты һәм Рафаэль Якубов матур концерт бирделәр. Тамашачылар саны күп булмаса да, алкышларын кызганмадылар.

Шул ук көнне, бераз алданрак “Нигеземә кайтып барам” иҗади эшләр конкурсына да йомгак ясалды. Ул конкурста Кочко-Пожар, Сафаҗай, Петрякс, Камка балалар бакчалары бик актив катнашты, кайбер татар авылларыннан мәктәп укучылары да конкурсны оештыручыларга үз эшләрен юллаган иде.

Коллективлар арасында беренче урынга Кочко-Пожар балалар бакчасы лаек дип табылды һәм аларга Диплом белән кыйммәтле бүләк тапшырылды. Икенче урын Сафаҗай һәм Петрякс балалар бакчаларына бирелде, өченчедә Камка бакчасы булды. Биредә вәкилләре булмаганга, аларга һәм аерым балаларга, шулай ук конкурста катнашкан укучыларга Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр соңрак тапшырылыр, кыскасы, кем дә бүләксез калмас.

Шулай итеп, өлкә татар автономиясе өлкә хөкүмәтенең эчке региональ һәм муниципаль сәясәт министрлыгы, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы һәм районара “Ак калфак” оешмасы белән берлектә уздырылган мәдәни чара матур гына узып китте, киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллашып, ул очрашулар тизрәк булсын һәм коронавирус дигән афәт юкка чыгып, тормыш үз көенә кайтсын да барлык планлаштырылган чаралар вакытында уздырылсын дигән теләктә һәм өметтә калабыз.

Ахырда кайбер оештыру мәсьәләләренә тукталып үтәсе килә, дөресрәге, катнашучыларны транспорт белән тәэмин итүгә. Бу күбрәк Сергач районына кагыла. Биредәге мәдәният бүлеге район үзешчәннәрен (Мөтеравыл һәм Кочко-Пожар, барлыгы 20 кеше чамасы) өлкә үзәгенә илтү өчен алты кешелек транспорт тәкъдим иткән, шуның өчен дә акча сораган, ә отчетларына безнең үзешчәннәрнең уңышларын яза торганнардыр, әлбәттә. Нәтиҗәдә, өлкә автономиясе катнашучыларны үз исәбенә автобус яллап китерде. Алар бит анда район данын якларга барды һәм район җитәкчеләреннән булган мондый мөнәсәбәт бер дә килешле түгел, тик нихәл итмәк…

Наилә Җиһаншина
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*