tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә авыл бәйрәмен уздырдылар
Түбән Новгород өлкәсендә авыл бәйрәмен уздырдылар

Түбән Новгород өлкәсендә авыл бәйрәмен уздырдылар

Кочко-Пожарның бер төркем спорт яратучы яшьләре 18 июльдә туган авылларында бер дигән бәйрәм оештырдылар. Сабантуйга хас булган милли уеннарда бала-чага бик теләп катнаша. Ә авылның яшүсмерләреннән алып ветераннарына кадәр тупланган 6 команда мини-футбол уйнады.

Әйтергә кирәк, спорт бәйрәме “Чәй суы” янындагы футбол кырында үткәнгә күрә, нәкъ шул чишмә янында коронавирус куркынычы гамәлдә булу сәбәпле, профилактик гигиена чаралары каралган иде.

Бу көнне балаларга җиде кап (коробка) туңдырма бушлай өләшенде, ә уеннарда катнашучылар һәм җиңүчеләр барысы да бүләкләргә ия булдылар. Авыл тормышында мөһим роль уйнаган егетләрне дә оештыручылар истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте. Әлеге чарадан тулы репортажны Түбән Новгород өлкәсендә чыгучы  “Туган як” газетасының киләсе санында укырсыз.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*