tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Түбән Новгород өлкәсендә гореф-гадәтләребезне саклап үстерүгә нык игътибар бирелә”
“Түбән Новгород өлкәсендә гореф-гадәтләребезне саклап үстерүгә нык игътибар бирелә”

“Түбән Новгород өлкәсендә гореф-гадәтләребезне саклап үстерүгә нык игътибар бирелә”

Өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы кураторы Наилә Җиһаншина шундый фикер җиткерде.

Түбән Новгород өлкәсендә 50 меңгә якын татарлар яши, аларның күп өлеше регионның алты районындагы 34 татар авылында урнашкан. Өлкә “Ак калфак” оешмасы белән өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Зилә ханым Әхмәдуллина уңышлы җитәкчелек итә.

Мин үзем районара “Ак калфак” оешмасы кураторы буларак шуны әйтә алам: безнең төбәк татар хатын-кызлары Стратегиядә билгеләнгән юнәлешләргә туры килгән нәтиҗәле эшчәнлекне алып бара – бакчаларда, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә күп төрле милли чаралар уздырыла, соңгыларында “Хуҗабикә”, “Яшь гаиләләр” кебек һәм бүтән берләшмәләр актив эшли, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап үстерүгә нык игътибар бирелә. Иң мөһиме – барысына да балалар җәлеп ителә, аларда кечкенәдән башлап милләтебезгә, ана теленә, барлык милли кыйммәтләребезгә  ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләнә.

Мәсәлән, дистә елга якын инде апрель аенда балалар арасында “Җәясу” фольклор фестивале уздырабыз (проектның авторы һәм җитәкчесе – күренекле җәмәгать эшлеклесе Тәнзилә Паламарчук). Бу масштаблы районара чарада балалардан торган фольклор коллективлар бик теләп катнаша, халкыбызның гореф-гадәтләрен искиткеч итеп сәхнәләштереп күрсәтәләр.

Менә шулай көндәлек эшебез белән без дә Стратегияне тормышка ашыруга үзебезнең өлешебезне кертәбез дип уйлыйм. Һәм киләчәктә дә барыбыз бергә, бердәм булып татарлар өчен мөһим документтагы максат-бурычларны тормышка ашырырга язсын.

nizgar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*