tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә хоккей уеннары оештырылды
Түбән Новгород өлкәсендә хоккей уеннары оештырылды

Түбән Новгород өлкәсендә хоккей уеннары оештырылды

Эпидемиологик вазгыять уңайсыз булу аркасында, массакүләм чаралар уздыру әлегә тыела, шул сәбәпле клублар да эшләми. Шуңа Яңа ел каникуллары вакытында җирле халык һәм туган якларына кайткан шәһәрлеләргә ял итү, күңел ачу, аралашу урыны булып хоккей мәйданчыклары торды.

Татар авыллары арасында бу спорт төре буенча Яңа ел каникулларындагы турнирлар быел Түбән Новгород өлкәсенең Кочко-Пожардан (3 гыйнвар) башланып китте, аннары Уразавыл белән Семочкида (5, 6 гыйнвар) дәвам итте һәм 7сендә Пожар белән тәмамланды да.

Кочко-Пожар

2 гыйнварда Кочко-Пожар кордында хуҗаларның “Раф” командасы Мәскәүдәге авылдашлары белән иптәшләрчә уенда очрашты. Башкалада яшьтәшләре әйдаманы булган Равил Бәдретдинов матч алдыннан ветераннарга ике дистә алка бүләк итте, ә капитан урынбасары Илдар Әхмәтбаевны 50 яшьлек юбилее уңаеннан бүләкләде.

Икенче көнне нәкъ менә алтын юбиляр хөрмәтенә районара турнир оештырылды биредә. Ярышларны ачу тантанасында авыл башлыгы Рөстәм Абдуллин Илдар Хайдәр улы исеменә җылы сүзләр әйтте, авыл советы депутаты буларак иҗтимагый эшчәнлеген билгеләп үтте, яшь буынны спорт белән мавыктыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә тырышлыгы өчен рәхмәтләрен белдерде һәм түгәрәк туган көне уңаеннан авыл хакимияте исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Шулай ук Илдар әфәндегә үз теләкләрен һәм бүләкләрен хуҗалар командасының капитаны, якын дусты Илһам Жиһаншин, җирле авыл советы депутатлары Фаил Хамзин белән Алексей Ягудов, Түбән Новгородтан дусты Рәшит Хасанов, Камкадан спорт ветераны Фатех Курмаев һәм Семочки командасы капитаны Гаяр Әббәсов ирештерделәр. Ә Илһам Абдулхай улы, юл уңаеннан, спорт тормышында актив катнашкан яшь авылдашларын – Марат Имаметдиновны, Ринат Әндәрҗановны һәм Динар Абдрахмановны чыбыксыз наушниклар белән бүләкләде.

Юбилейлы турнирда катнашырга хуҗалар Сергачның “Динамо”, Семочкиның “Нуршат” һәм Яндавишча белән Суыксу уйнаучыларыннан тупланган командаларын чакырганнар иде. Уен вакытын һәм исәпне тамашачылар Яңа ел алдыннан урнаштырылган зур электрон таблода күзәтә барды.

Нәтиҗәләргә килгәндә, аның иң зур сенсациясе – хуҗаларның турнирны отмавы. “Раф” ярымфиналда “Яндавишча-Суыксу”ны җиңел генә җиңсә, финалда буллитлардан “Лидер” ФСКсының яшь тәрбияләнүчеләре белән көчәйтелгән “Динамо”га оттырды. Берничә Мәскәү легионерлары осталыгы аркасында “Яндавишча-Суыксу”ны җиңеп, өченче урынны Семочки командасы яулады.

Спорт бәйрәме сәбәпчесе Илдар Әхмәтбаев командаларны үз куллап бүләкләде, һәр команда составында иң яхшыларны да билгеләп чыкты. Шундыйлар булып Владислав Сигачев (Сергач), Наил Гаязетдинов (Кочко-Пожар), Ильяс Богаутдинов (Семочки) һәм Дамир Каюмов (Яндавишча-Суыксу) табылдылар. Шулай ук аерым призлар белән турнирның иң олы һәм иң кече уйнаучылары – хуҗалардан Ирфан Фәхретдинов һәм Тимур Хасанов бүләкләнделәр.

Уразавыл һәм Семочки

Уразавылның “Патриот” ял итү паркы территориясендә федераль программа кысаларында төзелгән корд хоккей яратучыларны 5 январьда җыйды. Турнирны Кызыл Октябрь районы мәгариф комитетының спорт секторы берничә ел элек искәрмәстән якты дөньяны ташлаган мәрхәмәтле һәм ярдәмчел якташлары, спорт белән яшьли мавыккан Рөстәм Фарахшинның якты истәлегенә багышлап, мәрхүмнең якыннары һәм туганнары булышлыгында оештырды. Бу көнне кәшәкәләрне Уразавыл, Яндавишча, Маресево, Семочки, Суыксу һәм Пожар хоккейчылары чалыштырды. Финалда Яндавишча базасында тупланган җыелма команданы тар-мар итеп, төп кубокны Сергач районыннан килгән команда отты, ә “бакырлы” урынны суыксулылар алды.

Амплуалары буенча иң яхшылар булып табылган капкачы Дамир Каюмов, сакчы Наил Сәитбатдалов (икесе дә Яндавишча) һәм һөҗүмче Динар Әхмәтбаев (Кочко-Пожар) оештыру комитеты тарафыннан бүләкләнделәр.

“Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” өлкә программасы ярдәмендә Семочкида булдырылган боз мәйданында авыл хакимияте, спонсорлар һәм спорт ветераннары 6 январьда, якын дуслары Нуршат Әббәсовның һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өлеш керткән дистәгә якын авылдашлары истәлегенә багышлап хоккей турниры үткәрделәр.

Уеннар башланыр алдыннан катнашучыларны, тамашачыларны район һәр авыл башлыклары Ринат Жалялов һәм Равил Бәдретдинов җылы сәламләделәр, уңышлар теләделәр.

Җирле тамашачыларның чиксез шатлыгына җиңүне беренче тапкыр Семочки командасы яулаган, икенчедә хуҗаларның бу турнирларда күпьеллык көндәшләре – пожарлылар, өченчедә – Яндавишчаның “Кызыл машинасы”.

Призлы урыннар алучыларны һәм иң яхшы уйнаучылар дип билгеләнгән семочкилылар Ильяс Богаутдинов, Рөстәм Арифуллин һәм Пашаттан булган капкачы Эмиль Алиәкбәровны авыл башлыгы белән хуҗалар капитаны Гаяр Әббәсов бүләкләделәр. Шулай ук махсус призга, бу көнне Пожар командасының капкасын саклаган Наил Гаязетдинов лаек булды, ә хуҗаларның яшь уйнаучылары Раил Әббәсов, Рамис Сафиуллин, Илсаф Хәсәнов, Наил Амиров, Расил Сафин һәм Илсаф Алимҗановка истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кабат Пожар

7 гыйнварда Кочко-Пожар кордында хоккейны авылда кабат торгызуның төп инициаторы булган Рафаил Богаутдиновның якты истәлегенә аның исемен йөрткән команда әгъзалары турнир оештырдылар.

Унынчысында катнашырга беренче тапкыр район һәм регионара чемпионатларда уңышлы чыгыш ясаган Сафаҗай командасы да килде.

Семочкилылар составында ике турнирда иң яхшы уйнаучы исеменә ирешкән мәрхүм Рафаилнең олы улы Ильяс бу юлы әтисенең туган авылы командасы данын яклады. Ә кечесе, шулай ук хоккей белән башкалада даими шөгыльләнүче Айрат алка бәреп турнирны символик ачуда катнашты.

Кызганычка, үз кырларында узган бу турнирда да хуҗаларга җиңү бәхете елмаймады. Ярымфиналда алар Семочкиның һөҗүмгә оста легионерларын – Рөстәм Арифуллин белән Марат Ибраһимовны туктата алмадылар. Нәтиҗәдә, 1:3 исәбе белән оттырдылар. Ә икенче ярымфиналда сафаҗайлылар, Суыксу командасыннан җиңүгә өстен чыктылар.

Өченче урын өчен уенда хуҗаларның үз тамашачылары алдында тагын бер тапкыр оттырырга хокуклары юк иде һәм шуны истә тотып пожарлылар уенны үз файдаларына тәмамладылар.

Хәл иткеч финал матч киеренке ярышта узды. Сафаҗайлылар дөрес тактика кулланып семочкилыларның иң оста һөҗүмчеләренә тулы көчкә уйнарга ирек бирмәделәр, әмма үзләре бер алка кертүгә ирештеләр һәм уен шул 1:0 исәп белән тәмамланды да.

Бүләкләү тантанасында мәрхүм Рафаилнең хатыны Наҗия ханым җирле команда әгъзаларына хәләлен күп еллар дәвамында искә алганнары өчен чиксез рәхмәтләрен белдерде, ә танылган җирле аш остасы Руслан Арифуллинга, чайханә хуҗасы Наил Хәсәновка һәм информацион ярдәм күрсәткән “Туган як” газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗановка махсус Дипломнар тапшырды.

Аннары Наҗия ханым командаларны урыннарына карата һәм аларның составында иң яхшы уйнаучылар булып табылган Вахит Мәликов (Сафаҗай), Марат Ибраһимов (Семочки), Ленар Жиһаншин (Кочко-Пожар) һәм Айдар Сәбитовны (Суыксу) кубоклар, грамоталар һәм акчалата бүләкләде. Үз чиратында, Суыксу авыл советы депутаты, уңышлы фермер һәм спорт ветераны Ривгать Фаттахетдинов оста уен күрсәткән Семочки һәм Сафаҗай капкачылары Эмиль Алиәкбәров белән Вахит Мәликовны бүләкләде.

Төп кубокны откан Сафаҗай командасы капитаны Али Искәндәров шушы спорт бәйрәмен оештыручыларга, кунакчыл Пожар халкына рәхмәтләрен ирештерде, ә Наҗия ханыма кайткач ук Рафаилнең рухына хәтем-дога кылырга вәгъдә итте.

Гомуми алганда, дүрт турнир да дустанә шартларда, җәрәхәтләнүләрсез үтте. Урыннарда кайнар аш белән тәэмин итү дә югары дәрәҗәдә иде. Бигрәк тә бу пожарлыларга кагыла. Катнашучыларны, җанатарларны һәм башка авыллардан килгән кунакларны пылау, шулпа һәм шашлык белән танылган аш остасы Руслан Арифуллин авыз иттерде, ә Наил Хәсәнов белән Наил Әбүбәкиров һәркемне төрле тәм-томнар һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Хуҗаларның кунакчыллылыгын, хоккей бәйрәмнәрен оештыруларын югары бәяләп Шөбиле аграрие Фаил Арифуллин яңа уңыштан бер зур капкыч шикәр бүләк итте.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*