tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә Коръән уку бәйгесе оештырылды
Түбән Новгород өлкәсендә Коръән уку бәйгесе оештырылды

Түбән Новгород өлкәсендә Коръән уку бәйгесе оештырылды

2 мартта Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Кочко-Пожар авылы мәчетендә Кызыл Октябрь районының “Нур аль-Ильм” дини уку йорты укучылары арасында Коръән уку бәйгесе оештырылды. Биредә теләкләре булган дүрт дистә шәкертебез катнашты. Бәйге, гадәттәгечә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым узды.

Шәкертләребез ел дәвамында Аллаһы Тәгаләнең бөек китабы, ягъни Коръәни-Кәримнән сүрәләр өйрәнеп, белемнәрен арттырдылар, тырышлык күрсәтеп, яңа нәтиҗәләргә ирештеләр. Шушы бәйгедә без, жюри әгъзалары Чүмбәли авылы имамы Али хәзрәт Алиев, Кече Рбишча мөәзине Айрат Юсипов һәм мин, укучыларның Коръәнне тәҗвид кагыйдәләренә нигезләнеп уку, яттан белү буенча белемнәрен бәяләдек.

Нәтиҗәдә, һәрбер курстан ирләр һәм хатын-кызлар арасыннан берәр иң яхшы шәкерт билгеләнде. Алар: Марат Айбятуллин (Уразавыл), Әминә Үмәрова (Пашат) – 1 курс; Абдулкадер Шәймәрдянов (Шөбиле), Гөлсинә Абдулкадерова (Семочки) – 2 курс; Амерулла Сейфетдинов (Пашат), Энҗе Сибгатуллина (Зур Рбишча) – 3 курс; Җәүдәт Зарипов (Уразавыл), Нурия Мифтяхетдинова (Карга) – 4 курс.

1 курс балалар төркеменнән их яхшылар исеменә каргалылар Камиль Аляутдинов һәм Дания Вахитова лаек булдылар. Беренче урыннарны яулаган шәкертләребезне 31 мартта зур сынау көтә – алар Түбән Новгородта үткәреләчәк Коръән уку бәгесендә катнашалар.

Кече Рбишча авылы мәчетендә гыйлем алган дүрт апа да безнең укучылар арасында үзләренең белемнәрен сынап карадылар, алар арасыннан Алсу Шәрәфетдинова иң яхшысы дип табылды. Аларга гыйлем биргән Айрат Юсиповка Аллаһының рәхмәте яусын. Шушындый гыйлемле яшь хәзрәтләребез күбрәк булса иде.

Дамир КАЮМОВ,
“Нур аль-Ильм” дини уку йорты мөгаллиме

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*