tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә татар хатын-кызлары җыены һәм “Нижгарбикә” конкурсына әзерләнәләр
Түбән Новгород өлкәсендә татар хатын-кызлары җыены һәм “Нижгарбикә” конкурсына әзерләнәләр

Түбән Новгород өлкәсендә татар хатын-кызлары җыены һәм “Нижгарбикә” конкурсына әзерләнәләр

Агымдагы елның 10 апрелендә Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Кочко-Пожар мәдәният йортында IV өлкә татар хатын-кызлары җыены һәм “Нижгарбикә” конкурсы булачак. Бу чаралар өлкә татар автономиясе,  “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы, өлкәнең “Туган як” газетасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәтенең эчке сәясәт министрлыгы белән берлектә уздырыла.

Быелгы җыен “Туган як” газетасында бастырылып килгән һәм барчагыз да яратып укыган повестьлар авторы Зифа Кадыйрова катнашында “Татар әдәбиятында хатын-кыз образы” темасы буенча үтәчәк. “Нижгарбикә” конкурсы 2018 елда вакытсыз вафат булган Кочко-Пожар мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльвира Мусинаның якты истәлегенә багышлана. Анда быел төбәгебезнең татар авыллары вәкилләреннән тыш, Түбән Новгород һәм Дзержинск шәһәрләреннән дә уңган-булган ханымнарның катнашуы көтелә.

“Туган як” газетасы 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*