tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендәге “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары ничек яши
Түбән Новгород өлкәсендәге “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары ничек яши

Түбән Новгород өлкәсендәге “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары ничек яши

Түбән Новгород өлкәсе  татар автономиясе каршында уңышлы гына эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы Зилә ханым Әхмәдуллина җитәкчелегендә зур эшчәнлек алып бара һәм, әлбәттә, районара оешма белән тыгыз хезмәттәшлектә булып, барлык эш-гамәлләребезне бергәләп башкарабыз, ә алар аз түгел.

Агымдагы елда гына берничә зур чара уздырдык – Сафаҗай балалар бакчасында күчмә утырыш, Кочко-Пожар мәдәният йортында III өлкә татар хатын-кызлар сходы һәм шулай ук III өлкә “Нижгарбикә” конкурсы, авыллар күләмендәге вак-төяк чаралар да күп итеп уздырыла. Өлкә автономиясе, районнар уздырган чаралардан да читтә калмыйбыз.

Шуларның соңгыларыннан – июль аенда Уразавыл мәдәният йортында бөек якташ-җырчыбыз Хәйдәр Бигичевның тууына 70 ел тулу уңаеннан оештырылган районара фестиваль-конкурс. Аның төп оештыручылары өлкә татар конгрессы, Кызыл Октябрь районы администрациясе һәм мәдәният бүлеге иде, ә “Ак калфак” оешмасы чараны уздыруда актив катнашты.

Күптән түгел Уразавылда районның – Пашат, Чүмбәли, Яндавишча, Зур Рбишча, Уразавылның кайбер актив калфакчылары катнашында күчмә утырыш булды. Анда Зилә ханым өлкә үзәге тарихи мәчетенең хәйрия бүлеге җитәкчесе Зөһрә ханым Идрисова да килгән иделәр. Чәй табыны янында бик эшлекле сөйләшү барды – кайбер уздырылган чараларга анализ ясалды, планлаштырылганнары буенча фикер алыштык.

Мәсәлән, районара гаилә конкурсы, яисә сәхнәләштерелгән күренешләр конкурсы кебекләрне уздырырга кирәк дигән тәкъдимнәр яңгырады. Әлбәттә, мохтаҗларга ярдәм оештыру, авылларда актив ханымнарны берләштереп, төрле эшләр башкару, оешмага күбрәк ханымнарны һәм туташларны җәлеп итү кебек көндәлек эшләр турында да сүз барды.

Биредә бу өлкәдә Яндавишча клубы директоры Надирә Сәйфетдинова җитәкчелегендәге җирле бүлекчә бигрәк актив эшчәнлек алып бара – олылар белән дә, балалар белән дә эшлиләр, сугыш, хезмәт ветераннарына, өлкән яшьтәгеләргә дә ярдәм итәләр.

Тулаем алганда, Уразавылда файдалы утырыш узды, нәтиҗәле дә булыр дип ышанып калабыз. 4 сентябрь көнне шулай ук Зилә ханым катнашында Дзержинск шәһәрендә шәһәр аккалфакчылары төрле мәсьәләләрдә киңәш-табыш корды.

Наилә Җиһаншина

Түбән Новгород өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*