tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсенең Петряксы авылында укучылар мемориал янында вахта торды
Түбән Новгород өлкәсенең Петряксы авылында укучылар мемориал янында вахта торды

Түбән Новгород өлкәсенең Петряксы авылында укучылар мемориал янында вахта торды

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын, билгеле булган вакыйгалар сәбәпле, күчерергә туры килде. Бу дата уңаеннан, 9 май көнне искә алу, тәбрикләү акцияләре дистанцион рәвештә генә узды.

Без дә бүгенге таләпләргә буйсынып, клубыбызның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсендә җирле администрациянең ЖКХ һәм төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Ансар Садретдинов, Пильна районының хөрмәтле гражданины, танылган якташыбыз Нәим ага Абдуллинның котлау сүзләреннән, мәктәп укучылары, авыл һәм шәһәрнең сәләтле яшьләренең җыр башкаруларыннан торган 40 минутлык видеоязма урнаштырдык. Шулай ук “Үлемсез полк-онлайн” Бөтенроссия акциясенә кушылып, ветераннарыбызны искә алдык.

Шуны да әйтергә кирәк, һәйкәлебез төзелүгә быел 50 ел тулды. Ул ачылганнан бирле һәр Җиңү көнендә тантаналы митинг вакытында мәктәп укучылары шунда хөрмәтле каравылда тора иде. Шөкер, быел да бу күркәм традиция өзелмәде. Егет-кызларыбыз үз теләкләре белән авыл хакимиятеннән рөхсәт алып, тиешле дистанцияне үтәп мемориал янында вахта тордылар.

Балаларыбызның инициативасы барыбызны да, аеруча олы буын вәкилләрен шатландырды һәм горурландырды. Туган җирләрен чын күңелдән яратучы шундый яшүсмерләребез булса, авылыбызның киләчәге куркытмый әле.

Әхмәр Закиров, мәдәният йорты мөдире,

Петряксы, Түбән Новгород өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*