tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородның яшь активисты Рөстәм Билалов: “Икетеллелек кемгә комачаулаган?”
Түбән Новгородның яшь активисты Рөстәм Билалов: “Икетеллелек кемгә комачаулаган?”

Түбән Новгородның яшь активисты Рөстәм Билалов: “Икетеллелек кемгә комачаулаган?”

Узган ялларда гына Россиянең Түбән Новгород шәһәрефедераль Сабан туен кабул итте. Милли бәйрәм уңаеннан Кремль территориясендәге М. Л. Ростропович исемендәге Түбән Новгород дәүләт филармониясендә ТР сәнгать осталары концерты узды. Чарада катнашкан милли хәрәкәт активистлары туган телне саклауга кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

Түбән Новгородның Закон чыгару җыены каршындагы милләтара парламент әгъзасы, төбәк милли-мәдәни автономия әгъзасы Рөстәм Билалов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә концертның искиткеч яхшы булуын белдерде. “Мәскәүдә дә мондый концертларга эләккәнем юк иде. Татарстан үзен күрсәтте, басып үтте дияргә була”, – ди ул. Тумышы белән Түбән Новгород өлкәсе Краснооктябрьск районы Уразавылдан булган Рөстәм, Мәскәүдә институтта белем алганнан соң, 9 ел гомерен Мәскәүдә үткәргән. Быел гына Түбән Новгородка әйләнеп кайткан.

Рөстәм Билалов 2014 нче елда өлкәдә татар яшьләренең “Хәрәкәт” үзәге оешуы турында әйтте. “Яшьләр хәрәкәтен оештыруга ихтыяҗ булды дип саныйм, чөнки яшьләргә үзара аралашырга кирәк, яше ягынан тиңдәшләр бер-берсен күбрәк аңлый төшәләр. Без күбесенчә Интернет аша аралашабыз. Алай ниндидер эшләрне тизрәк башкарып була. Тере аралашу сирәгрәк, әмма ул бик мөһим”, – дип белдерде татар активисты. Ул 2014 нче елда Уразавылда “Рухлану” фестивале уздырылганын, аның кешеләрнең күңелләрен ислам диненә тарту максатын күздә тотуын билгеләп узды. Корбан бәйрәменә багышлап үткәрелгән фестиваль концерты нигездә мөнәҗәтләрдән, дингә багышланган җырлардан гыйбарәт булган. Бәйрәмдә спортка да урын бирелгән.

Өлкәдә милләт, тел язмышына карата фикерләре белән дә уртаклашты Рөстәм. “Тел ягыннан хәл авыр. Ник дигәндә, безнең Краснооктябрьск районын алсак та, иң күп татар авыллары анда дияргә була. Ә татар телендә белем бирүче мәктәпләр юк диярлек. Без, 85 нче елгы балалар, укыганда да 4 сыйныф идек һәм шуның берсендә генә татар телен укыттылар. Ник аның барысына да татар телен мәҗбүри рәвештә кертергә ярамый иде микәнни?! Мәктәпкә киләсең икән, рус теле белән берәттән, өйрән татар телен дә! Икетеллелек кемгә комачаулаган? Хәзер дә Уразавылда татар теле факультатив кебек кенә укытыла”, – дип ачыклык кертте Рөстәм Билалов.

Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгече Әлфия Баһаветдинова сүзләренчә, шәһәрдә якынча 40 мең тирәсе татар яши. Өлкәдә 50 меңнән артык татар исәпләнә. “Актив яшьләр шактый күп. Шуңа күрә алар автономия каршында яшьләр үзәгенә тупланды. Анда активистлар төрле чаралар оештыра. Балалар өчен өлкәдә икенче тапкыр рәсем бәйгесе уздырганнар. Яшьләр өчен төрле дискотекалар, күңел ачу чаралары үткәрелә. Без үз өлкәбездә туган телебезне саклап калырга тырышабыз. Милли бәйрәмебез булган Сабан туен ел саеын үткәрәбез. Ул инде милләтара бәйрәмгә әверелде дияргә була. Үзебезнең үзешчәннәр катнашында һәм читтән дә милләттәшләребезне чакырып, елына 2-3 концерт оештырырга тырышабыз”, – дип сөйләде Әлфия.

Әлфия Баһаветдинова әйтүенчә, шәһәрдә татар мәктәпләре юк. Ә район авылларындагы милли компонентлы мәктәпләрне ничек тә яптырмаска тырышалар. Бүгенге көндә Түбән Новгород өлкәсенең Спас районында Татар Моклокасы, Краснооктябрьск районында Зур Рбишча, Пилнә районында Сафаҗәй, Петрякс авыллары, Сергач районында Кочко-Пожар авылында милли компонентлы мәктәпләр бар.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*