tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта «Дуслык күпере»
Түбән Новгородта «Дуслык күпере»

Түбән Новгородта «Дуслык күпере»

Өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе Түбән Новгородның Тимерюлчылар мәдәнияте йортында “Нижегородчина – земля согласия” еллык проект кысаларында региональ һәм муниципаль эчке сәясәт министрлыгының мәгълүмати һәм оештыру ярдәмендә, “ЛУКОЙЛ”ның финанс булышлыгы белән 19 гыйнварда V Халыкара “Дуслык күпере” фестивален оештыра.

I бүлек: Фестивальдә катнашучы төрле халыкларның декоратив-гамәли сәнгате күргәзмәсе, аларның мил- ли ризыкларын дегустацияләү һәм халык җырлары, биюләреннән төзелгән концерт программасы.

II бүлек: Татарстанның атказанган артистлары Ринат Валеев һәм Раниф Вахитов, “Татар моңы” телевизион яшь башкаручылар конкурсының махсус бүләк иясе Илдус Харрясов һәм башкалар катнашында ”Туган як моңнары” ансамбле җитәкчесе Дамир Фейсхановның иҗат кичәсе.

tuganyak.ru газетасыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*