tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта татар эшмәкәре яңа медпункт ачты
Түбән Новгородта татар эшмәкәре яңа медпункт ачты

Түбән Новгородта татар эшмәкәре яңа медпункт ачты

Соңгы елларда оптимизация кысаларында авылларда медицина учреждениеләре ябылу очраклары күпләп күзәтелә. Ә кайбер авылларда меценатлар тырышлыгы белән яңалары ачыла. Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Грибан авылында да яңа медпункт эшли башлавы шул шатлыклы вакыйганың бер күренеше. Аны Мәскәүдә яшәүче эшмәкәр Рәис Әхмәт улы Гафуров үз акчасына төзеткән.

Кайчандыр шул урында Рәис әфәнде үзе яшәгән. Тик, кызганычка каршы, 1991 елда янгын чыгып аларның йортлары юкка чыга, утта әнисе дә вафат була. Еллар үткәч, шул урыннан ерак түгел ул яңа өй төзи, ә туган йорты янында скважина казыта. Аның суы бигрәк тәмле икән. Күбесе халык шуннан су ала. Рәис әфәнденең халкы өчен тагы бер изге гамәл кыласы килә һәм ул шунда медпункт төзетергә ниятләнә.

Авылда елга якын инде фельдшер юк иде. Ә күбесе өлкән яшендәге авыл халкы өчен медицина хезмәтенең кирәклеге һичшиксез. Шуңа күрә Рәис әфәнденең бу бүләген изге гамәл дияргә була.

Медпункт 15 июльдән эшли башлады. Анда сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар булдырылган. Авыруларны атнага биш көн Сергачтан килеп фельдшер-акушер Галина Ивановна Батяй кабул итәр. Аның хезмәт стажы утыз елга якын, зур тәҗрибәле белгеч. Грибанга фельдшер кирәклекне белгәч һәм эш шартлары белән танышкач ул озак уйламыйча ризалашкан. Аны һәр көн эшкә йөртер өчен транспорт чыгымнарын да, өстәмә эш хакы түләүне дә үз өстенә алган Рәис әфәнде. Шулай ук биредә анализ бирү һәм диспансеризация узу мөмкинлеге дә булдырылыр, ашыгыч ярдәм күрсәтер өчен дарулар запасы тупланган.

Медпунктны ачу тантанасына Сергач район үзәк кастәханәсенең баш табибы урынбасары Елена Петровна Малюгина да килгән иде. Ул Камка администрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрданов белән бүлмәләрне карагач, аларга югары бәя бирде. Грибанлылар белән аралашып, аларны борчаган сорауларга да җаваплар кайтарды Елена Петровна.

Грибан халкы күпләп килде бу көнне бирегә. Рәис әфәнде үзе анда булмаса да, барысы да ихлас күңелдән аңа рәхмәтләрен белдерделәр һәм иң изге теләкләр теләделәр.

Елена Петровна да Сергач районы администрациясе исеменнән аңа рәхмәт сүзләрен белдерде, ә Камка администрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрданов авылдашлары өчен башкарган изге гамәле өчен Рәис әфәндене Рәхмәт хаты белән бүләкләгән.

Әйтәсе дә юк, Рәис әфәнде изге эш башкарган. Шундый мәрхәмәтле, юмарт егетләребез булганда авыллар яшәр әле.

Илнар САДЕКОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*