tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбәтәй сувенирга әйләнде
Түбәтәй сувенирга әйләнде

Түбәтәй сувенирга әйләнде

Үземне борчыган бер тема буенча фикеремне уртаклашасым килә. Нинди генә чара булса да: Сабантуймы, мәчет ачумы, гомумән, бәйрәмнәргә башка милләт вәкилләрен дә кунакка чакыру гадәте бар. Әлбәттә, бу дөрес тә — бердәм булыйк. Шунда җитәкчеләрне сәхнәгә чакырып, һәрберсенә милләтебезнең матур бизәге булган түбәтәйне бүләк итәләр. Бәйрәм беткәч, ул кеше нишли аның белән, урамда киеп йөрер дип уйлыйсызмы?

Казанда яисә Уфада бик сирәк күрәсең татар кешесенең горурланып, түбәтәй киеп йөргәнен. Берничә ел элек куак арасыннан ике түбәтәй табып алдым. Шушы күренешкә нык ачындым. Татарлар үзләре дә кимәгәнне ник башка милләткә бүләк итәргә соң? Чоландагы солдат фуражкасы кебек язмыш көтә түбәтәебезне. Чаралар вакытында түбәтәй бүләк итеп, аны матур сувенирга әйләндердек.

Мин үзем урамда да түбәтәй киеп йөрим. Миңа инде ничә тапкыр: “Кеше көлдереп йөрмә”, — дип әйттеләр. Ни сәбәптәндер, түбәтәй кисәң, көләләр, ә урамда сыра белән йөрү — гадәти күренеш.

Мин үзем Габдулла Тукайны түбәтәйсез күз алдына китерә алмыйм. Тагын бер борчыган нәрсә бар: анысы русларга карап, килгән-киткәнне чәкчәк белән каршы алу. Уйлап карасаң, килүчеләр кулларын да юмаган килеш ашарга тиеш булалар бит, ә соңрак баллы кул белән нишләргә? Газета укучылар бу хакта нәрсә уйлыйлар? Фикерләрегезне редакциягә юллагыз.

Шәфкать Ганиев, Ижау шәһәре.
Автор фотосурәте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*