tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Түгәрәк уен” беренче тапкыр Кырымга килде
“Түгәрәк уен” беренче тапкыр Кырымга килде

“Түгәрәк уен” беренче тапкыр Кырымга килде

21 сентябрьдә Кырымның Бакчасарай районы Алма Тамакъ (Песчаное) авылының “Бригантина” ял итү лагерында “Түгәрәк уен – 2016” Бөтенрусия татар халык иҗаты фестивале ачылды.

Кичке сигездә ачык һавада Язгы кинотеатрда Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гузәл Шәрипова, аннексияләнгән Кырымда Мәскәү куйган хөкүмәтнең мәдәният министры урынбасары Исмет Заатов, Бакчасарай район хакимияте вәкилләре фестивальдә катнашучыларны сәламләп фестивальне тантаналы рәвештә ачып җибәрде.

Русиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар өчен кырымтатарларның кодалык, туй йолаларырын чагылдырган тамашаны Бакчасарайның “Авдет” (“Кайту”) бию һәм “Эбедиет” (“Мәңгелек”) ансамбльләре күрсәтте. Әмма тантаналы ачылышта җирле халыктан тамашачылар нигәдер күренмәде. Игъланнар, реклама тиешле дәрәҗәдә булмадымы, башка сәбәпләрдәнме – билгеле түгел.

Тантаналы ачылыш чарасыннан соң барлык сәнгать төркемнәре “Бригантина”ның ял итү майданында кичке “Түгәрәк уен”ны оештырып, җырлап-биеп фестивальне башлап җибәрделәр.

Програм нигезендә көндез сәнгатькәрләр Бакчасарайдагы Ханнар сараена экскурсияләргә барачак, Бакчасарай мәдәният йортында чыгышлар ясаячак, төрле мастер-класслар үткәрәчәк. Кичке алтыдан башлап алар Бакчасарай районының төрле авылларына барып концертлар куячак.

23 сентябрьдә Бакчасарайның район мәдәният йортында “I Бакчасарай җыены” исемле чарада катнашу да планлаштырылган.

Фестивальнең гала-концерты Акмәчет дәүләт академия театрында 24 сентябрьдә узачак.

Чарада катнашучыларны Кырымда урнаштыру чыгымнарын Кырым һәм Татарстан республикалары үз өстенә алса, юл чыгымнарын ансамбльләр килгән төбәкләрдәге төрле оешмалар, аерым иганәчеләр үз өстенә ала.

Ижауның “Асылъяр” балалар җыр бию ансамбле малайлары Азатлыкка үз ансамбльләрендә 40 кеше булуын, Кырымга шуларның 16сы килүен белдерде. Алар башта Ижаудан Казанга 6 сәгать автобус белән килгән, аннан 2,5 сәгать Акмәчеткә очкан. Якшәмбе көнне кайтыр юлга чыгалар.

Төмәннәң Түбән Тәүде районы Тарман авылыннан килгән “Саз” ансамбле вәкиле Кафия Болдашева: “Себер татарларының әүвәлге гореф-гадәтләрен күрсәтәбез, аларны яшьләр сакласын, яшәтсеннәр, иң мөһиме – онытылмасын дип күрсәтәбез. Төмәннән Казанга поезд белән килдек, аннары инде Казаннан автобуста Кырымга. Юл безгә бик озак тоелды. Туктап-туктап килдек инде, паром аша уздык, паромны беренче мәртәбә күрдек. Диңгезне гомеремдә күргәнем юк иде, аны да беренче тапкыр күрдем”, дип сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*