tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Түгәрәк уен” концерты “Уйнагыз, гармуннар” фестивале белән бер сәхнәдә үтәчәк
“Түгәрәк уен” концерты “Уйнагыз, гармуннар” фестивале белән бер сәхнәдә үтәчәк

“Түгәрәк уен” концерты “Уйнагыз, гармуннар” фестивале белән бер сәхнәдә үтәчәк

Быел “Түгәрәк уен” татар фольклор фестиваленең гала-концерты “Уйнагыз, гармуннар” фестивале белән бер сәхнәдә үтәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Данис Шакиров хәбәр итте.

“Уйнагыз, гармуннар” фестивале белән беррәттән “Түгәрәк уен” фестивале дә үтәчәк. Бөтен татар рухын чагылдырган ике фестивальнең нәкъ шушы көндә узуның мәгънәсе бар, чөнки 30 август, республика көне буларак, татар халкының бәйрәме икәне күренеп торырга тиеш”, – диде ул.

Данис Шакиров фестиваль эшен хәзер дә дәвам итүен әйтте. “Быел “Түгәрәк уен” унберенче тапкыр уздырыла. Аның үткәрү урыны ел саен үзгәреп тора, ул татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә булды. Ә быел, Татарстанның йөз еллыгы уңаеннан, ул Казанда узачак. Быел 21 төбәктән 38 коллектив катнаша. Катнашучыларның саны 500дән артык”, – диде ул.

“Фестиваль дигәч тә, ул бер көн генә түгел, аның нәтиҗәсе “Уйнагыз, гармуннар” фестивале белән йомгаклана. “Түгәрәк уен” фестиваленең ачылышы 28 августта Казанның “Крылья советов” паркында уза, 29 августта Ленин исемендәге мәдәният сараенда сайлап алу туры була, гала-концерт Камал театры каршындагы зур сәхнәдә уза. Татарның милли үзенчәлеген аңлау өчен, без татар фольклорын өйрәнергә тиеш”, – диде ул.

  • “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале беренче тапкыр 2008 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы авылында уза. Аның беренче оештыручысы – танылган эшкуар, меценат Эдуард Ганиев. Фестиваль Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән үткәрелә.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*