tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Түгәрәк уен» Марий Элда үтәчәк
«Түгәрәк уен» Марий Элда үтәчәк

«Түгәрәк уен» Марий Элда үтәчәк

«Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале 23-25 сентябрьдә Марий Эл Республикасында үтәчәк, дип хәбәр итә ТР мәдәният министрлыгы матбугат үзәге.

Фестивальдә Россия Федерациясенең 19 субъектыннан татар фольклор коллективлары киләчәк дип көтелә. Шулай итеп, катнашучылар – Әстерхан, Самара, Свердлау, Киров, Түбән Новгород, Омски, Ырынбур, Төмән, Сембер, Чиләбе өлкәрендә, Пермь краенда, Башкортстан, Мордовия, Марий Эл, Татарстан, Удмуртия, Чуашстан республикаларында оешып эшләп килүче төркемнәр. Беренче тапкыр чарага Волгоград өлкәсе һәм Кырым Республикасы вәкилләре дә катнашачак.

Программада: 8 номинация буенча конкурс чыгышлары, Бәрәңге, Мари-Турек, Морки районнарында концертлар, иьади лабораторияләр, кичке уеннар һәм ахырда – гала-концерт.

Төп чаралар – “Каменная речка” санаториенда, гала-концерт Йошкар-Олада, Г.Константинов исемендәге дәүләт рус драма театры бинасында узачак.

Фестивальне Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге Марий Эл Республикасындагы мәдәният, матбугат һәм милли мәсьәләләр министрлыгы, Татар мәдәнияте үзәге, халык иҗаты һәм мәдәни-күңел ачу эшчәнлеге үзәге ярдәме белән оештыралар.

Беренче фестиваль 2007 елда үтте. Шушы еллар дәвамында ул Сембер, Свердлау, Төмән, Самара өлкәләрендә, Пермь краенда, Татарстанда: Болгарда һәм Казанда оештырылды.

Киләсе 2016 елда “Түгәрәк уен” фестивале Кырымда үтәр дип ниятләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*