tatruen
Баш бит / Слайдер / Тынычлык мәчетендә Мөфти дәресләр алып бара
Тынычлык мәчетендә Мөфти дәресләр алып бара

Тынычлык мәчетендә Мөфти дәресләр алып бара

Дәресләр циклы кичә икенде намазыннан соң беренче кереш сабак белән башланып китте һәм  Рамазан ае ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Мөфти тыңлаучыларга 500 дән артык хәдистән торган «Имам Әбү Хәнифәнең (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде үзенә) хәдисләр җыентыгы» буенча дәресләр бирә. Ул әлеге басма авторы бөек галим Имам Әбү Хәнифәнең тормыш юлына да тукталачак һәм сорауларга җавап бирәчәк. Укулар ун көн дәвамында Казанның “Тынычлык” мәчетендә уза, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*