tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия мөфтияте нәтиҗәләр ясый
Удмуртия мөфтияте нәтиҗәләр ясый

Удмуртия мөфтияте нәтиҗәләр ясый

Удмуртия Диния нәзарәте дә һәр ел азагында башкарган эшләренә нәтиҗә ясый. Мөфти Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин Ижаудагы “Яңарыш” газетасына шуларның иң мөһимнәре турында сөйләгән.

 Мәчетләр төзелеше 

Удмуртия мөфтиятенең төп эш юнәлешләренең берсе булып Аллаһ йортлары – мәчетләребезне торгызу тора. Бүгенге көндә республикада 22 мәчет бар. Шуларның 5се революциягә кадәр төзелгән. Мәсәлән, Воткинск шәһәре мәчетенә – 220, Алнаш районы Татар Тоймабаш авылы мәчетенә – 148, Балезино районы Падера авылы мәчетенә – 121, Кистем авылы мәчетенә – 108, Глазов районы Татар Парҗы авылының мәчетенә 107 ел. Калган 17 мәчет соңгы 20 ел эчендә төзелгән.

Бүгенге көндә Удмуртиядә төзелеш этабында ике мәчет бар. Аның берсе Ижау шәһәре Карл Маркс урамында төзелә. Ә икенчесе – Глазов шәһәрендә.

Карл Маркс урамында урнашкан мәчет төзелешенең соңгы этаплары бара. 2003-2008нче елларда бинаның төп 4 каты калкып чыкса, инде бүгенге көндә мәчет төзелеше ахырына якынлашып килә. 2013 елда да биредә бик күп эшләр башкарылды. Бигрәк тә төп манараларны урнаштыру күңелләргә шатлык өсти. Электр һәм су белән тәэмин итү дә үзәкләштерелде.

Бүгенге көндә бинаның эчке буяу, штукатур эшләре дә төгәлләнеп килә.

Ифтар мәҗлесләрен уздыру өчен биредәге ашханә тулысынча гамәлгә кертелде. Узган ел биредә ифтар мәҗлесләре көн саен узды.

Мәчет төзелешенә барлыгы 67 миллион сум акча тотылган. Шул акчаларның яртысын Удмуртия һәм Россиянең башка шәһәрләрендә урнашкан оешмалар биргән. Мәчет төзелешенә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең, хәзерге Президент Рөстәм Миңнехановның, Удмуртия Президенты Александр Волковның терәкләрен һәм күрсәткән матди ярдәмнәре күп булуын әйтергә кирәк.

Карл Маркс урамында урнашкан мәчет төзелешен халык төзелеше дип тә әйтергә мөмкин. Дин кардәшләребез үзләренең булган акчаларын, малларының бер өлешен мәчет төзелешенә китерәләр. Андыйларның саны бихисап. Хәтта үзләренең күчемсез милекләрен сатудан кергән акчаны мәчет төзелешенә кертергә дигән васыятьнамә язып калдыру очраклары бар.

Ләкин биредә матди ярдәмне генә түгел, ә төзелешне техника белән тәэмин итү, төзелеш хезмәте күрсәтү кебек ярдәмнәрне дә әйтеп үтәргә кирәк.

Аллаһы Тәгалә һәркемнең изге ният белән күрсәткән гамәлен кабул итеп, киләчәктә аның әҗерен күрергә насыйп итсә иде.

Глазов шәһәрендә дә мәчет төзелеше башланып китте. Әлеге мәчетнең төзелеше якынча 2015 елда тәмамланыр дип көтелә.

Ел дәверендә Можга мәчете янында төзелгән мәдрәсә бинасында да төзекләндерү эшләре алып барылды.

2013 елда Балезино районы Кистем авылында яңа мәчет бинасын тантаналы ачу вакыйгасы булды. Биредә төзелгән тарихи агач мәчет бинасының тарихы 100 елдан артык иде. Аны истәлек-музей итеп калдырып, яңа мәчет бинасы шуның янында ук салынды.

Хәйрия эше

Удмуртия Диния нәзарәте каршында эшләп килүче зәкәт комитеты да 2013 елда уңышлы гына эшләде. Һәр ай саен диярлек мохтаҗ кешеләрне һәм матди яктан кыенлыклар кичерүчеләрне көн дә ашамлыклар белән тәэмин итү эше оештырылды.

Зәкәт комитеты тарафыннан ел дәверендә берничә хәйрия акциясе оештырылды. Март аенда Завьялово районы Постол поселогында урнашкан психиатрик хастаханәдә дәваланучыларга ашамлыклар һәм кием-салым белән ярдәм күрсәтелде.

Шундый ук акцияләр апрель аенда Якшур-Бодья районында урнашкан “Маяк” психиатрик интернатына һәм Канифольныйдагы интернатка да күрсәтелә. Әлеге чараларны оештырып йөрүчеләрнең берсе – Мифтахетдин Фәрдиев. Аллаһы Тәгалә хәйрия гамәлләребезне кабул итсен, амин.

Удмуртия Президенты хакимияте белән хезмәттәшлек

Ел башында Хакимият бинасында “Удмуртия – 2013: хакимият, җәмгыять, конфессияләр” темасына конфе­ренция-семинар узды. Анда мөфти Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Уд­муртия Диния нәзарәте вәкилләре катнашты.

Апрель аенда Казан шәһәрендә “Милли көнкүреш һәм дин” исеме астында форум булып узды. Аны Бөтендөнья татар конрессы уздырды. Биредә Россиянең 65 регионыннан 700гә якын делегат катнашты. Удмуртиядән биредә мөфти урынбасары Нәфис Ихсанов һәм республиканың 10 мәхәллә имамы катнашты.

Октябрь аенда “Җәмгыять һәм хакимият – 2013” форумы кысаларында узган утырышта Удмуртия мөфтиятеннән Ижау шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатибы Исмәгыйль Шәйхетдинов Удмуртия мөфтияте эшчәнлеге турындагы доклад белән чыгыш ясады. Шәһәр үзәгендә төзелүче мәчет хакында мәчетләр төзелеше буенча мөфти урынбасары Нәгыйм Баянов сөйләде. Мөфтиятнең хәйрия эшләре буенча зәкәт комитеты җитәкчесе Эльмир Гарипов та чыгыш ясады.

Шулай ук Удмуртия мөфтияте УФСИН уздырган түгәрәк өстәлдә, утырышта да катнашты. Аларда иректән мәхрүм ителгән мөселманнарга бәйле сораулар тикшерелде.

Үзәк Диния нәзарәте белән элемтә 

2013 елның май аенда Уфа шәһәрендә Идел буе Федераль округы буенча Россия Президенты ярдәмчесе Михаил Бабич дини оешмалар җитәкчеләре белән очрашты. Киңәшмәнең төп максаты – дәүләт оешмаларының дини оешмалар белән берлектә җәмгыятьтә туучы мәсьәләләрне чишү буенча төп юнәлешләрне билгеләү булды. Әлеге чарада Удмуртиядән мөфти Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин һәм уку-укыту буенча мөфти урынбасары Рөстәм Шаһиев катнаштылар.

22-23 октябрьдә Уфа шәһәрендә Үзәк Диния нәзарәте оешуга 225 ел тулуга багышланган чаралар узды. Анда Удмуртиядән мөфти Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин һәм аның урынбасары Нәфис Ихсанов катнаштылар.

Уку-укыту эшләрен оештыру

Ел дәверендә ай саен Удмуртия мәчетләре имамнарының җые­лышлары узды.

Мәчетләребездә Ислам дине нигезләрен укыту эше бара.

Ел ахырында имамнарның белем дәрәҗәсен күтәрү курслары узды.

Балалар белән эш

Ижау шәһәре Җәмигъ мәчете буенча дистәдән артык экскурсия оештырылды. Аларда Җәмигъ мәчете имам-хатибы Исмәгыйль Шәйхетдинов мәчет һәм Ислам дине тарихы белән таныштырды.

Февраль аенда Ижау шәһәре Җәмигъ мәчетендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлына багышланган викторина узды. Анда республика мәчетләреннән 200гә якын бала катнашты.

28 апрельдә VI республикакүләм Коръән уку бәйгесе узды.

Җәй айларында Ижау, Можга, Воткинск мәчетләре каршында балалар өчен тәрбия ял лагерьлары эшләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*