tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия Сабантуйларга әзерләнә
Удмуртия Сабантуйларга әзерләнә

Удмуртия Сабантуйларга әзерләнә

Тиздән, бик тиздән дөнья буйлап Сабантуйлар атлый башлаячак. Агымдагы елда Удмуртия республикакүләм Сабантуй бәйрәме 15 июньдә Можга шәһәрендә үтәчәк. Республиканың башка шәһәр, район, авылларында милли бәйрәмнәр түбәндәге даталарда уза: Сарапул шәһәрендә — 15 июньдә, Воткинск шәһәрендә — 22 июньдә, Ижауда — 29 июньдә.

6 июльдә Глазов районы Кече Парҗы авылында 7нче тапкыр “Туган авыл” татар җыры һәм шигырь уку фестиваль-конкурсы узачак. Бәйрәмнәргә рәхим итегез!

Татарстан Республикасы авылларында, район үзәкләрендә, республиканың шәһәрләрендә Сабан туе — 8-9 июньдә, Чаллы һәм Түбән Камада — 16 июньдә, Казан­да 23 июньдә булачак.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*