tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия “Татар кызы-2019” төбәк бәйгесенең финалистлары билгеле
Удмуртия “Татар кызы-2019” төбәк бәйгесенең финалистлары билгеле

Удмуртия “Татар кызы-2019” төбәк бәйгесенең финалистлары билгеле

Удмуртиядә 10 кыз «Татар кызы-2019 ” төбәк бәйгесе финалына чыкты. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, җиңүчене 5 апрельдә билгеләячәкләр. Катнашучыларга милли костюм элементларын булдыру осталыгын күрсәтергә, иҗади номер әзерләргә һәм интеллектуаль бәйгедә катнашырга туры киләчәк.

«Татар кызы» республика этабы җиңүчесе 27 сентябрьдә Ижауда узачак халыкара конкурсның финалында Удмуртия Республикасы данын яклаячак. Хәзерге вакытта ВКонтакте социаль челтәрендәге бәйге төркемендә тавыш бирү бара, аның нщтиьщлщре буенча “Тамашачы мәхәббәте” номинациясе җиңүчесе ачыкланачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Татар кызы-2018» Халыкара матурлык конкурсында Ижау студенты Диләрә Гыйльметдинова җиңү яулады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*