tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия татар яшьләре “Татар кызы — 2020” бәйгесенә әзерләнә
Удмуртия татар яшьләре “Татар кызы — 2020” бәйгесенә әзерләнә

Удмуртия татар яшьләре “Татар кызы — 2020” бәйгесенә әзерләнә

4 апрельдә Ижау шәһәренең Филармония бинасында Удмуртия татар яшьләре көтеп алган чараларның берсе — “Татар кызы — 2020” узачак. Быел матурлык конкурсы 9нчы тапкыр үткәрелә. Шушы дәвер эчендә конкурста 80нән артык кыз финалда катнашкан, йөзләгән анкеталар каралган. Кайчандыр бер төркем актив яшьләр — “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзалары куркып кына башлаган “Татар кызы” конкурсы — бүген республикакүләм зур дәрәҗәгә ия булган заманча милли чара.

Оештыручыларның тырышлыгы юкка түгел. 2018 елда республикакүләм конкурста җиңү яулаган Диләрә Гыйльметдинова Казанда узган Халыкара “Татар кызы” бәйгесендә беренчелекне алганнан соң, эстафета Удмуртиягә күчкән иде. 2019 елның 27 сентябрендә бәйгенең финалы Ижауда Опера һәм балет театры бинасында зурлап уздырылды.

Алга таба да конкурсның дәрәҗәсе артачагына шик юк. Быел узачак республикакүләм “Татар кызы”ндагы үзгәрешләр дә шуңа ишарәли. 4 апрельдә “Татар кызы – 2020. Нәни асылташ” конкурсында матурлыкта, милли гореф-гадәтләрне, телне белүдә 6 кечкенә чибәркәй катнашачак.

“Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*