tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә “Димче” клубы эшли башлады
Удмуртиядә “Димче” клубы эшли башлады

Удмуртиядә “Димче” клубы эшли башлады

Удмуртиядә татарның борынгы гореф-гадәтләренең берсе – учылыкны кире кайтарырга уйлаганнар. Шул максат белән “Димче” клубы эшли башлаган. Оештыручылар моңа ике ел әзерләнә.

Клуб ачылуга ук, ялгызлар арасында популярлык казана башлый. Хәзер аларга Удмуртия шәһәр һәм районнарыннан, Әгерҗедән, Чаллыдан да мөрәҗәгать итәләр. Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан да киләләр. Клуб белән Алия Абдуллина җитәкчелек итә.

Клуб үз эшен 55+ төркеме белән эшли башлаган. Анда катнашучылар мондый очрашуларны ешрак уздыруны сорый, ди клубны оештыручылар. Беренче очрашуда ук бер-берсен ошаткан кешеләр булган. Бәлки яңа пар да барлыкка килер, дип өметләнә, клуб җитәкчелеге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*