tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә татар кызлары зур сынауга әзерләнә
Удмуртиядә татар кызлары зур сынауга әзерләнә

Удмуртиядә татар кызлары зур сынауга әзерләнә

Удмуртиядә “Татар кызы” бәйгесе быел 4 нче апрельгә билгеләнгән. Катнашучылар өч айдан артык әзерләнә. Күптән түгел зәркан остаханәсендә булып, күкрәккә тага торган асма бизәү техникасын үзләштерделәр. Тегү, чигү күнекмәләре елдан-ел кабатланса да, татар кызы бәйгесен оештыручылар осталык дәресләренең яңаларын өстәп тора.

Кайсы кызның яңа һөнәр үзләштерәсе килми икән, аеруча бизәнү әйберләре ясауга килгәндә. Буш форманы ак акрил белән буяп, киптерелгән чәчәкләрдән бизәк җыйдылар, аны лак белән каплап киптерделәр. Кызлар финалга өч ай дәвамында әзерләнәләр. Дуслашып бетсәләр дә, беренче урынны яулауда көндәшләр буласы.

Жюри аларның туган телне ни дәрәҗәдә яхшы белүләренә, үзләре теккән-чиккән калфак изүләрнең сыйфатына, иҗади номерларны никадәр талантлы башкаруларына бәя бирәчәк, кыскасы төрле яктан сыналачаклар. “Әзерлек барышында рухи яктан да баедык. Әдәби әсәрләр укыдык, Ижау татарлары тарихы белән таныштык, күп файдалы күнекмәләр алдык. Финал җитүе дулкынландырса да, куркытмый, барыбыз да түземсезлек белән көтәбез,”- ди Регина Хаҗиева.

Быел бәйге тагын да җанлырак булыр кебек. “Татар кызы”на “Нәни асылташ” бәйгесе дә кушыла – анда кечкенә кызчыклар сәхнә тотачак. Зурлар кебек алар да осталык дәресләрен калдырмыйлар. Иганәчеләргә дә кытлык юк, ди оештыручылар.

Фәнзилә Салихова

Удмуртия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*