enrutat
Баш бит / Удмуртиядә яңа проект барлыкка килде: Мөселманча туй
Удмуртиядә яңа проект барлыкка килде: Мөселманча туй

Удмуртиядә яңа проект барлыкка килде: Мөселманча туй

Удмуртиядә яңа проект барлыкка килде. Татар яшьләре тулысынча Ислам кануннарына туры килә торган беренче никах-туй мәҗлесен уздырганнар. Хак мөселманнар өчен бу гадәти хәл булса, замана яшьләре өчен яңалык. Мөселманча туй. Марсель һәм Лилиана Мөхәммәтшиннар 4 ел бергә укыйлар. Уку йортына да көн саен бер автобуска утырып баралар. 3 ел аралашып йөргәч, егет һәм кыз буларак очраша башлыйлар.

“Миңа Марсель белән аралашу, аның мине тыңлый белүе ошады. Берәр нинди авырлык килеп чыкса, ул аны хәл итәргә алына. Дус буларак та, кеше буларак та кызык-лы шәхес булуын аңладым”, — дип сөйли Лилиана. Марсельгә исә кызның тәрбияле, акыллы, оялчан булуы ошый. Бер-берсен сынап карагач, яшьләр өйләнешергә булалар. Марсель белән Лилиана тормышларындагы иң мөһим бу чарага җаваплы карыйлар. Туй тулысынча шәригать кануннарына туры килерлек итеп оештырыла. Яшьләр башта ЗАГСта язылыша, шул ук көнне хәләл кафеда гөрләп никах туе уза.

“Безне кечкенәдән дөрес яшәргә, матур итеп сөйләшергә, әдәпле, итагатьле булырга өйрәтеп тәрбияләделәр. Шуңа күрә туебызны да матур, чиста итеп, хәрәмсез уздырырга булдык. Гаилә төзү шәригать кануннарына туры килә торган никахтан башланса, гаиләнең нигезе дә дөрес салынган була дип саныйм. Әлбәттә, башкалар ни әйтер дигән уйлар керде башка. Ләкин безнең хәтта рус милләтеннән булган дусларыбыз да никахта катнашырга, кызлар яулык бәйләргә бик теләп риза булдылар. Безнең белән бергә әзерләнделәр. Төрле конкурслар да, уеннар да уздырылды, ахырда салют та булды. Туебыз күңелле узды, дусларның да Ислам диненә кызыксынулары барлыкка килде”, — дип, туй мәшәкатьләре турында сөйләде Марсель.

Чын ир-егетләрчә әлеге туйга да, гаилә коруга да җаваплы карый ул. Никахка кадәр ул Ижау Җәмигъ мәчетенә Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин уздыра торган дәресләргә йөргән. “Аның дөрес яшәү, гаилә турында сөйләгән лекцияләрен яратып тыңладым. Чын мөселман гаиләсенең, үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булырга тиешлеген аңладым”, – ди ул.

Ләкин күпләр, хәләл туйның нәрсә икәнен, тәртибен белмиләр. Яшьләр белән бергә мәҗлесне алып баручылар да бу бәйрәмгә ныклап әзерләнәләр. Максатлары – гаилә бәйрәмнәрен милли-дини таләпләргә туры китереп уздырырга өйрәнү була. “Без бу чарага көне-төне әзерләндек. Күп укыдык, эзләндек, сценарий яздык. Мөселман туйлары Исламның барлык кагыйдәләренә дә туры килеп узарга тиеш. Бу хәләл ризык, өстәлдә исерткеч эчемлекләр булмау дигән сүз генә түгел. Мәҗлестә нинди уеннар, конкурслар уздырырга ярый, кайсылары ярамый, туйны алып бару тәртибе – барысын да энә күзеннән үткәрергә кирәк иде”, – ди алып баручыларның берсе.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин яшьләр һәм никахны алып баручылар белән тыгыз элемтәдә тора. Әлеге мәҗлестә җыр-бию, уеннар уйнатуга кагылышлы барлык сорауларга җавап бирә. Бәйрәмдә үзе дә катнаша. “Кеше гаилә тормышын чиста күңел белән башларга тиеш. Мөселман туйлары нәкъ менә шуңа туры килә. Яшьләр күп әйберне ярамый дип, мондый туйларны уздырырга куркып калырга мөмкин. Әйе, ярамаган әйберләр бар. Ләкин алар бик аз. Калганы барысы да рөхсәт ителә. Әйтик ярышлар, төрле конкурслар уздырырга, музыка уен коралларында уйнамыйча гына җырларга мөмкин. Күпләр никах ул – әби-бабайлар җыелып дога укып, ашап китә торган аш дип уйлыйлар. Алай түгел.

Никах туе ул – бик күңелле мәҗлес. Никах алдыннан мәчеткә килгән яшь парларга без ир-хатынга, хатын иргә нинди мөнәсәбәттә булырга, нәрсәләргә игътибар итәргә тиешлеге, әти-әниләргә карата хөрмәт, балалар тәрбиясе турында аңлатабыз. Аннан соң гына никах укыйбыз. Никах туй кебек уздырылырга тиеш. Әгәр дә инде никах белән туйны аерсак, туй хәләл булып узарга тиеш. Анда хәрәм ризык, исерткеч эчемлекләр булырга тиеш түгел.

Хәләл, чиста, саф булуы – Ислам туеның матурлыгы. Моны яшьләребез дә, аларның әти-әниләре дә аңласын иде. Мондый никахларның файдасы нәрсәдә соң? Яшьләр яңа тормышны хәләл юл, дога белән, Аллаһка тапшырып башлыйлар. Туган бала таза, саф, тәүфыйклы булып үсә. Ике яктан да әти-әниләр дә, әби-бабайлар да канәгать, Аллаһ насыйп итсә, тормышлары да матур була.

Никах ул – гаиләнең нигезе. Шушы матур гадәтне алар балаларына да бирә алачаклар. Шуңа күрә никахларны хәләл белән, хәрәмгә керешми уздырыгыз дип аңлатырга тырышабыз. Дини гаиләләрдә моны инде аңлатасы юк. Хәләл туйлар уздырылып килә. Ә менә күп кенә милләттәшләребез әле моны аңлап бетерми. Өлкәннәр аңлый аны, ә яшьләр юк. Яки киресенчә, яшьләр хәләл туй уздырабыз дисәләр, өлкәннәр: “Ничек инде алай?” – дип каршы төшәләр. Кабатлап әйтәм, мондый туйлар матур булып уза, гаиләләр дә бәхетлерәк була”, — дип сөйләде Фаиз хәзрәт.

Лилиана белән Марсельнең дә киләчәктә матур, күп яшьләргә үрнәк булырлык гаилә булачагына шик юк. “Заманча гаиләләрдә ир белән хатын һәрвакыт бергә, бердәм, дус һәм тату булырга тиеш дип уйлыйм. Үзебезнең мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сак
лап, өлкәннәргә, әти-әниләргә ихтирам күрсәтеп яшәргә тиешбез. Моны үзебезнең балаларга да өйрәтү, үз үрнәгебездә күрсәтү – безнең бурычыбыз”, — ди Лилиана.

Татар милләтенең үз гореф-гадәтләре бар, шуларны саклап, заманча, дин кагыйдәләрен бозмыйча хәләл туйлар үткәрү зур тырышлык, белем һәм тәҗрибә таләп итә. Алып баручылар да, дин әһелләре дә киләчәктә Удмуртия татарлары хәләл мәҗлесләргә өстенлек бирер дип ышаналар. Бүген республикабыз-да моның өчен барлык шартлар да бар. Никах өчен күлмәк, яулык эзләп ерак китәсе юк, шәһәребездәге берничә кибеттә, кияүгә дә, кәләшкә дә тулы образ булдырырлык итеп, кием сайлап алырга мөмкин.

Мәҗлес залын да матур итеп бизәргә була. Хәләл кафелар саны да арта, Аллаһка шөкер. Дин әһелләре дә, алып баручылар да яшьләргә ярдәм итәргә әзер. Никах укытырга теләгән яшьләргә иң элек республикабыз мәчетләрендәге имамнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Эльвира Хуҗина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*