tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә җир йөзеннән бөтенләй юкка чыккан Кече Парҗы авылы халкы очрашты
Удмуртиядә җир йөзеннән бөтенләй юкка чыккан Кече Парҗы авылы халкы очрашты

Удмуртиядә җир йөзеннән бөтенләй юкка чыккан Кече Парҗы авылы халкы очрашты

Дүрт ел элек “Бәхет” ансамбле белән Глазов районында үткәрелүче “Туган авыл” фестивалендә катнашырга туры килде. Андагы җылы мохиткә, авылдашлар, якташлар очрашуына сокланып кайткан идем. Элекке Кече Парҗы авылы урынында оешкан фестиваль җыр-моң яратучыларны, тумышлары белән шушы авылдан, тирә-яктан булган милләттәшләребезне кабат җыйды. Агымдагы елда “Афәрин” ансамбле, җырчылар Айдар Абашев, Светлана Тимершина, Әлфия Бикчурина, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илгизәр Шакиров чыгышлары фестивальгә ямь өстәде.

Челтерәп аккан чишмәсе, 60 хуҗалыгы булган әлеге авылның гомере 118 ел гына булган. Авылны 1975 елда иң соңгы кеше булып Ади Идрисов ташлап киткән. Авыл урынын чәчү җирләренә әверелдергәннәр. Шулай итеп, Кече Парҗы җир йөзеннән бөтенләй юкка чыккан. Әмма кечкенә генә авылда республиканың горурлыгы булырдай ул-кызлар үскән. Шундыйларның берсе — “Глазов заводлары”ның генераль директоры Кәрим Фәттахетдин улы Касимов. Ямьле җәй аенда туган нигезгә авылдашларын җыю аның идеясе.
“Бу теләк белән ун ел яндым. Елдан-ел теләгем көчәйде генә. Ниһаять, фикердәшләрем табылды. Авыл беткәннән соң 35 ел үткәч, безнең беренче очрашуыбыз булды. Җан тартмаса да, кан тарта, дигән әйтем бар бит. Туган нигез һәрвакыт үзенә тартып тора. Кыш көннәрендә дә авыл юлын чистартып, карап торабыз. Чөнки аның чишмә суы бик тәмле. Кыш көне биек тауларында чаңгы шуабыз. Зиратта ел саен ике тапкыр зур өмә уздырабыз. Глазовта, Ижау шәһәрендә яшәүче авылдашларыбыз гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә гомер кичерүчеләр дә авыл зиратына алып кайтып җирләүне сорыйлар”, — ди Кәрим Фәттахетдин улы.

Фестиваль узган аланда Хәтер стенасы, ягъни авыл тарихын, “Туган авыл” фестивален чагылдыручы баннер урнаштырылган. Бәйрәмгә килгән һәркем иң элек шул баннер янында кайнаша. Чөнки анда авылның 12 буынын эченә алган нәсел агачы ясалган. Моның өчен халык Рәшит Нәҗип улына рәхмәтле. Ул өч ел эчендә Глазов, Ижау һәм Киров шәһәрләренең архивларында казынып, авылның нигез салынган көненнән алып бүгенгесен чагылдырган мәгълүматларны туплый алган.

Инде сигезенче ел рәттән авылдашлар очрашуы республиканың төньяк районында яшәүче татарларның мәдәниятен саклау, яшь буынга милли мирас итеп калдыру максатыннан “Туган авылым” татар җыры һәм шигырь уку фестивале буларак уздырыла. Быелгы фестивальгә Глазов, Балезино, Юкамен районнарыннан 36 катнашучы килгән иде. Алар “Балалар арасында нәфис сүз остасы”, “Татар халык җыры”, “Ансамбльләр һәм дуэтлар” номинацияләрендә көч сынаштылар. Җиңүчеләр дә, катнашучылар да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. “Сезгә ел саен очрашу мөмкинлеге тудырган Кәрим Фәттахетдин улына, тарихны, туган якны өйрәнүче Рәшит агага зур рәхмәт. Салкын җил исеп, яңгыр явам-явам дип торуга карамастан, бирегә кендек каны тамган апа-абыйларның, әби-бабайларның балалары, оныклары белән мәйдан тутырып килүләре дә игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Мәдәниятебезне, телебезне, үз тарихларын чын күңелдән яратучыларга гына хас бу сыйфат”, — диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова.

Бүгенге көндә — ике туган бер-берсен белмәгән заманда — Кече Парҗылыларның 12 буынны барлый алулары һәм буын җепләрен өзмичә, һәр елны туган якларына җыелулары таң калырлык!

Бу хакта Удмуртиядә яшәүче татар һәм башкорт халкының атналык гаилә газетасы – “Яңарыш” басмасы хәбәр итә.

Рәфилә Рәсүлева.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*