tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядәге иң шәп егетне Можгада сайлап алачаклар
Удмуртиядәге иң шәп егетне Можгада сайлап алачаклар

Удмуртиядәге иң шәп егетне Можгада сайлап алачаклар

Габдулла Тукай туган көненә багышлап Удмуртиядә республикакүләм “Татар егете” бәйгесе үткәрәчәкләр.

Бәйгене Можга татарлары милли-мәдәния автономиясе һәм “Иман” татар яшьләре оешмасының җирле бүлеге оештыра.

18-35 яшьтәге ир-егетләр саф татар телендә үзләре белән таныштырырга һәм татар егете нинди булуы турында сөйләргә тиешләр.

Конкурс ике этапта үтәчәк. Анкета тутыру һәм кастинг 2 апрельдә узачак. Икенче этапта егетләрне иҗади ярышлар көтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*