enrutat
Баш бит / Удмуртиянең «Татар кызы-2019» бәйгесендә катнашучыларга бәхет өчен күп кирәкме?
Удмуртиянең «Татар кызы-2019» бәйгесендә катнашучыларга бәхет өчен күп кирәкме?

Удмуртиянең «Татар кызы-2019» бәйгесендә катнашучыларга бәхет өчен күп кирәкме?

5 апрельдә Удмурт дәүләт филармониясендә “Татар кызы — 2019” конкурсының финалы узачак. Бу чарага оештыручылар ныклап әзерләнә. Берничә ай дәвамында кызлар төрле остаханәләргә йөриләр, белгечләр белән очрашалар. Атнага бер тапкыр Альбина Шәйхетдинова җитәкчелегендә татар теле дәресләре дә уза. Әлеге дәресләр кызларның телне һәм әдәбиятыбызны яхшырак өйрәнүләренә юнәлтелгән. “Быел кызлар туган телебездә иркен аралашулары белән аерылып торалар. Күбесе финалда татарча шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар. Туган тел көне уңаеннан уздырылган флешмобта да алар рәхәтләнеп катнаштылар”, — ди Альбина. Ел саен кызлар бер темага инша язып, үз осталыкларын, белемнәрен сынап карыйлар. Язмалар финалда жюри тарафыннан да бәяләнә. Кызларның “Бәхет өчен күп кирәкме?” дигән темага язылган иҗат эшләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Илзидә Шакирова: “Бәхетле бул, балам!” Кайсы гына ана үз баласына бу изге теләкне теләми икән? Дөньяда һәр кешенең үзенчә бәхетле буласы килә, әмма тормышта һәрвакыт үзең теләгәнчә генә яшәү язмаган. Бәхетсезләр, ачлар, фани дөнья кануннарыннан ваз кичеп, тормыш сазлыгына баткан кешеләр. Болай яшәү рәвеше дөресме? Хәерчелектә, ялгызлыкта гомер кичергән кешеләрнең бәхете кайда булган? Ә бит дөнья матур. Тик бәхетсез чакта аның матурлыгы күренми. Ә нәрсә соң ул бәхет? Гомумән, бәхет өчен күп кирәкме? Бәхет ул — минемчә, дөньяга туган көнеңнән башлап сине соңгы сулышыңа кадәр озата килгән уңышлар, шатлык-сөенечләр, бар булмышың – җаның, тәнең, хисләрең, йөрәгең белән кичергән канәгатьләнү тойгысы. Минем бәхетем ул – үземне белә башлаган көннәремдә үк әнкәмнең ягымлы, нурлы йөзе, татлы күкрәк сөте, талгын гына яңгыраган, колагымны иркәләгән бишек җырлары, әткәемнең “Бәләкәчем!” – дип күтәреп югарыга чөйгән көчле куллары, һәрвакыт мине көтеп алып, аркамнан сөя–сөя, тәмле күчтәнәчләре белән сыйлаучы, изге җанлы нәнәем, акыллы киңәшләрен бирүче карт әтием, мине уратып алган, һәрчак ярдәм кулын сузучы туганнарым, якыннарым, мине бер сүздән, күз карашымнан аңлаучы якын дустым – сөйгән ярым. Әмма бәхет дигәнең кайберәүләргә елмаеп кына тора, ә кайберәүләрне бөтенләй читләтеп уза. Нәрсә бу – язмышмы, әллә… Әллә барысы да үзеңнән торамы? Һичшиксез, бәхетле булу үзеңә бәйле. Әгәр син бөтен эчке ресурсларыңны, иң яхшы сыйфатларыңны эшкә җигеп, бәхетле булырга, һәр яктан уңышка ирешергә тырышасың икән, язмыш дигәнең сиңа мәрхәмәтсез булмас — эш урыныңда да, гаилә тормышыңда да бәхет сиңа да елмаер…”

Алина Семенова: “Бәхет турында уйлаганда, күзалдыма иң якын кешеләр, сөенечле вакыйгалар килеп баса. Җаныма җылы, тыныч булып китә. Һәр кеше бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый, бил­геле. Яңа туган сабыйга бәхет ул – ана. Тора-бара әти-әнинең мәхәббәте, уен-көлке, уенчык­лар бәхетле итә аны. Үскән саен кешеләрнең ихтыяҗлары арта бара. Яхшы машина, фатир, кием-салым кирәк була башлый. Минем күңелемдә яшәүче бәләкәчкә бәхет өчен артык күп кирәкми. Табигать матурлыгы белән хозурлану, биек тауларны, саф сулы чишмә-күлләрне, назлы кояш нурларын, йомшак кар бөртекләрен күрү миңа чиксез шатлык хисләре бүләк итә. Аягыма уралып иркәләнүче көчек, авылдагы иртәнге саф һава, әбиемнең бакчасы минем кәефемне күтәрә. Туганнарымның, якын кешеләремнең исән-сау, сәламәт булуы – минем өчен зур бәхет. Мәхәббәт иске нәрсә булса да, ул кешеләрне җирдән күкләргә күтәрергә сәләтле, ике ялгыз йөрәкне гомерлеккә парлы итеп бәйләп куя, бәхет канатларын үстерә. Дөньяда һәр уй-ниятемне тормышка ашыра алуыма, күрә, татый, өйрәнә алу мөмкинлеге булганга мин бик бәхетле. Һәр кешегә дә бәхетле булып, аны бүтәннәргә дә таратуын телим.

Айсылу Сәхәбиева: “Кояш, алтын бишегендә яткан килеш уянып, күзен ачуга, җиһанга алсу нур иңә. Таң беленә, таң ата… Мин, кояш нурларының иркәләвенә түзә алмыйча, күзләремне ачам. Тәүге иртәмә, зәңгәр күгемә, елмаеп каршы алган кояшыма, сайрар кошларыма рәхмәтлемен. Мин бәхетле! Тәрәзәмне ачам, җирдәге тормышны күзәтәм. Бер кеше үсәргә маташып азаплана. Егыла да тора, егыла да тора, еламый. Бер читтә аның ак яулыклы әбисе утыра. Кыз балага рәхәт. Бөтен дөнья аныкы. Әбисе күтәреп алуга ук, кечкенә кыз кояштай балкып елмайды. Әбиләр кулы җылы, йомшак була шул, рәхәт аңа, бәхетле ул. Ни өчендер минем күңелемә әлеге күренеш тагын бер тапкыр рәхәтлек өстәде. Бер мизгелгә сабыйлыгыма кайттым. Мин бәхетле! Шулай ук тамагы тук, өсте бөтен булган кеше генә тулы бәхеткә ия була аладыр ул. Бүгенге көндә минем тамагым тук, өстем бөтен, туар таңым ышанычлы икән – мин бәхетле!
Берәүләргә мәхәббәт шатлык, шашкынлы ләззәт, бәхет, сөенеч алып килсә, икенчеләргә хәсрәт, кайгы да китерә. Сөю хисе ике йөрәкнең бәйләнүенә кайтып калмыйча, туган илгә, туган җиргә, дуслыкка, тыныч тормышка барып тоташа. Үз гомеремдә беренче тапкыр бу хиснең туган җиремә, туган халкыма, ата-анама, якын кешеләремә мәхәббәт хисе икәненә төшендем. Барлык хисләрдән дә изгерәк, көчлерәк бу хис минем яшь йөрәгемне әйтеп бетергесез куанычлы бәхет белән тутырды. Мин бәхетле, мин бик бәхетле! Бәхет өчен күп кирәкми: аек акыл, күңел күзе, олы йөрәкле булуың җитә. Әйдәгез, саклыйк, бәхетле яшәтик кешелек дөньясын. Аның белән бергә мәхәббәт яшәсен. Бу олы хисләрне кеше генә тудырмый, ә бәлки, матурлык, гүзәллек, ихласлылык аңа нигез саладыр. Сак­лыйк, яшәтик без бәхет тудыручы гүзәл табигатебезне, челтерәп аккан чишмәләребезне, яңа туган көнгә бәхет теләп сайраучы кошларыбызны, әйләнә-тирәне яшел хәтфәгә төрүче урманнарыбызны. Мәхәббәт, матурлык, бәхет, кулга-кул тотышып, бик озак яшәсеннәр”.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*