enrutat
Баш бит / Уфа-Казан — бер урам… …Дуслардан гына торган
Уфа-Казан — бер урам… …Дуслардан гына торган

Уфа-Казан — бер урам… …Дуслардан гына торган

Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зинәтуллин белән әңгәмә.

Башкортстан —  Татарстан дуслыгы гасырлар белән сыналган. Чыннан да, ике тугандаш республиканың тарихы да, гореф-гадәтләре тә, мәдәнияте дә бердәй. Дистә еллар дәвамында, бик күп  уртак проектлар, башлангычлар гамәлгә ашырылган. 
Ике республика арасындагы бәйләнешләрне үстерү уртак проектларга гына бәйле түгел. 17-18 апрельдә республикада Татарстан көннәре үтәчәк. Чара рес-пуб­ликаның 100 еллыгы уңаеннан оештырыла. Нинди башлангычлар белән килә безгә күрше төбәк? Шушы һәм башка сораулар белән  Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зинәтуллинга мөрә­җәгать иттек.

— Ранэль Рубилевич, Сез әлеге вазыйфада 2017 елдан. Сезнең эш­чән­лек нидән гыйбарәт? 
— Татарстан белән Башкортстан арасында дуслык күпере күптән салынган һәм аның нигезе нык. Шулай да заман үзгәргән саен халык­ның мәнфәгатьләре дә, яшәү рәвеше дә үзгәреш кичерә. Шуңа да соңгы вакытта без күбрәк бизнесны үстерү өлкәсенә игътибар бирәбез. Бүгенге көнгә ике республика арасында товар әйләнеше — 35 миллиард сум. Күбрәк Башкортстан Татарстанга товар җибәрә. Шуны да әйтергә кирәк, әле күбесенчә эре бизнес вә-килләре үзара хезмәттәш-лек алып бара. Безнең максат — урта һәм кече бизнес арасында бәйләнешләр булдыру. Шушы өлкәдә эшләгәч, ике респуб­ликада эшләүче малтабарларның бер-берсенә ничек ярдәм итә алуын беләбез. Шуңа да киңәш сорап килүчеләр­гә дә, тәкъдим белән чыкканнарга да һәрвакыт ярдәм кулы сузабыз.

— Соңгы вакытта нинди зур проектар гамәлгә ашырылды?
— Санап китсәң, алар бик күп. Ике республика ара­сында нефть тармагы буенча зур хезмәттәшлек урнаштырылган. Шулай ук машина төзү өлкәсе дә безне бәйли. Октябрьский шә-һәрендә урнашкан компа-ниянең эшчәнлеге  мактауга лаек. Әлеге вакытта Алабугада яңа компания төзү теләге белән янабыз. Моннан тыш, ике республи-каның Авыл хуҗалыгы министрлыкларындагы сөйлә­шүләр­дән соң күптән тү­гел авыл хуҗалыгы кооперация үсешен җәелдерү буенча  үзара килешү әзер-ләнде. Монда Башкортстан Хөкү­мә­те Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл ху­җалыгы  министры Илшат Фазрахманов тәҗ­рибә бе­лән уртаклашса, мәгариф системасын үстерүгә юнәл-телгән мастер-классларны татарстанлылар биредә күрсәтте. Гомумән, һәр өл-кәдә диярлек хезмәт­тәш-леккә нигез салынган, аны үстерергә генә кирәк.

— Сез ике республиканы да яхшы беләсез. Сезнеңчә, кайсы өлкә буенча Башкортстан Татарстаннан үрнәк алала, һәм, киресенчә, кайсы тармакта  без күршеләргә үрнәк була  алабыз? 
— Сер түгел, ике республика арасында сәламәт  көндәшлек бар. Моның шулай булуы яхшы да, чөнки без бер-беребездән күреп үсе­шәбез. Бу Татарстан белән Башкортстан арасында гына түгел, һәр төбәктә дә шулай. Без бер-бере­безгә кайда ничек ярдәм итә алу мөмкин­лекләрен эзлибез. Мәсәлән, Татарстанда нәр­сәдер җитештереп була, әмма анда аңа их-тыяҗ юк. Ә Башкортстанга ул бик кирәк. Менә шуларны табып, уртак проектлар булдыру — эшебез­нең нигезе. Берләшеп, чит илләргә үз товарларыбызны тәкъдим итәргә тиешбез.  Безгә кайсы республика булуы мө­һим түгел, эшчәнлек­нең  нәтиҗәсе булу кирәк.

— Билгеле булуынча, 17-18 апрельдә Башкортстанда Татарстан көннәре үтәчәк. Әлеге чараны оеш­тыруның максаты  нинди?
—  Татарстаннан 150дән күбрәк кеше килү көтелә. Делегацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ханов җитәкләячәк. Шулай ук министрлар, ведомстволар җитәкчеләре, төрле өлкәгә караучы эшкуарлар да булачак.
Ике көн дәвамында бик күп башлангычларга тукталырга ниятлибез. Мәсәлән, креатив икътисад юнәлеше буенча  проектны әйтеп үтәсем килә. Креатив икътисад — мәдәният, сәнгать, иҗат аша акча эшләү ысулларын ачыклау ул. “Татнефть” белән хезмәттәшлек итү юлларын билгелибез.
Социаль проектларны үстерү буенча эшчәнлек җәелдерү нияте бар. Бер генә вакыйганы сөйләп үтә­сем килә. 12 ел элек Баш­кортстан егете “Татнефть” компаниясендә эшләгәндә, автоавариягә очрап, инвалидлар коляскасына утырырга мәҗбүр була. Табиблар аңа беркайчан да аякларына баса алмаячагын әйтә. Әмма егет авырлыкларга баш ия торганнардан түгел. Үзе тренажерлар уйлап табып, шуларда шөгыльләнә башлый. Бүген ул таяк белән йөри ала. Әлеге чарага шундый махсус 4 тренажер китере­ләчәк һәм аны сынап караячаклар. Бу ике республика берләшеп башкарачак проект булачак, алай гына да түгел, ике төбәкнең кушылып, инвалидлар өчен беренче реабилитация үзәге төзү башлангычы бе­лән чыгачакбыз. Тренажерларда шөгыльләнүдән тыш, биредә психологик ярдәм күрсәтү, инвалидларның  рационын билгеләү һәм сәла­мәтлекне ныгыту буенча башка юнәлешләр буенча эшләүне күз уңында тотабыз.

— Нинди мәдәни чаралар көтелә?
— Иң әһәмиятле вакыйга  Уфа “Нур” татар дәүләт театры алдында Габдулла Тукайга һәйкәл ачу  булачак. Ул республика җитәк-челеге,  Башкортстандагы төп татар иҗтимагый оешмалары башлангычы һәм ярдәме белән тормышка ашырылды.
Моннан тыш, Татарстаннан бик күп сәнгать осталары киләчәк. Ике көндә дә концертлар булачак. Гому­мән, эшлекле дә, күңелле дә очрашу булачак бу.
— Әңгәмә өчен зур рәхмәт. Яңа башлангыч­ларыгыз  уңышлы булсын.
— Рәхмәт.

Гөлия Гәрәева әңгәмәләште

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*