tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа мэриясе Мәрьям Солтанованың йортын сатарга ниятли
Уфа мэриясе Мәрьям Солтанованың йортын сатарга ниятли

Уфа мэриясе Мәрьям Солтанованың йортын сатарга ниятли

Уфа шәһәре хакимияте Беренче җәмигъ мәчете каршындагы Тукай урамы, 33 адресы буенча урнашкан Мәрьям Солтанованың ике йортын муниципаль ихтыяҗлар өчен алырга ниятли. Бу турыдагы карарга мэрия тарафыннан 4 июльдә кул куелган, дип хәбәр итә “Коммерсантъ”.

Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге йортларда социаль наем шарты буенча яшәүче кешеләргә уңайлы торактан фатирлар биреләчәк. Йортларны алу турындагы мөрәҗәгать белән мэриягә “Сүтү һәм күчерү хезмәте” идарәсе мөрәҗәгать иткән.
Мәрьям Солтанова-Акчурина — Русиядә беренче хатын-кызлар хәйрия җәмгыяте төзүче һәм Уфаның ярлы мөселманнары турында кайгыртучы комитет рәисе. Моннан бер гасыр элек ул ятим кызлар өчен түләүсез мәктәп-приют ачкан, анда тәрбияләнүчеләргә дини һәм дөньяви фәннәр өйрәтелгән.

XIX гасыр азагында башкалабыз Уфаның Яңа күпер (Ново-Мостовая) урамында күркәм бер йорт төзелә. Аның хуҗасы — Уфаның шәрәфле шәхесе, биредә мануфактура кибетләре тоткан Тимербулат морза кенәз Акчурин. Тимербулат Курамша улы шушы һәм әлеге урамдагы 10нчы йортларны кызы Мәрьямгә бирнә итеп биргән. Ул — Ырынбур Мөселманнары дини мәҗлесе мөфтие итеп тәгаенләнгән Мөхәммәдьяр Солтановның улы Арслангалинең хатыны.

Исегезгә төшереп үтәбез: 7 июньдә Уфада «Берлек» иҗтимагый оешмасы һәм Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге дискуссия клубы башлангычы белән танылган мәгърифәтче һәм хәйрияче Мәрьям Солтанова-Акчурина йортына мемориаль тактаташ куелган иде.

Уфа мэриясе Мәрьям Солтанованың йортларын авария хәлендә дип тапкан һәм кешеләр күчерелгәннән соң аларны реставрацияләү өчен сатуга куелачак, дип хәбәр итте.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*