tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа “Нур” татар дәүләт театры тамашачылары арасында конкурс игълан итә
Уфа “Нур” татар дәүләт театры тамашачылары арасында конкурс игълан итә

Уфа “Нур” татар дәүләт театры тамашачылары арасында конкурс игълан итә

Театр үзенең тамашачыларын елның-елында яңа проектлар белән куандыра. Быелгы сезонда Уфа “Нур” татар дәүләт театры “Нурлы фикер” проектын башлап җибәрә. Безнең гәзит тә бу матур чарага үз өлешен кертәчәк. Төп бүләк — “Кызыл таң” гәзитенә  ярты елга язылу. Җиңүчеләргә, шулай ук, танылган дизайнер Гөлнарита Камаловадан кулдан эшләнгән затлы милли калфак, “Нур” театры репертуарыннан җиңүче үзе сайлаган 5 спектакльгә ике кешелек 5 чакыру билеты бүләк ителәчәк.

Конкурста катнашу өчен берничә шартны үтәү зарур. Беренчедән, “Нур” театры репертуарыннан спектакль карарга һәм үз фикерегезне язарга.  Икен­чедән, фикерне җибәргәч, катнашучыдан аның язмасын театрның рәсми битендә урнаштырырга риза­лык бирүе сорала. Өченчедән, язмалар­ны nurteatr02@gmail.com
электрон адресы буенча яки Уфа шәһәре, СССРның 50 еллыгы урамы, 36нчы йорт, адресы буенча театрның мәгълүмат бүле­генә җибәрергә мөмкин. Шулай ук, Инстаграм яки Вконтакте социаль челтәр­ләре  битендә театрның рәсми аккаунтын билгеләп, #нурлыфикер хештегы белән урнаштырырга кирәк.

Рецензияләр 11 сен­тябрьдән алып 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Йомгак декабрь башында ясалачак. Язмаларны абруйлы жюри бәяләячәк. Җиңүче­ләрне сайлауда төп критерийлар — креативлык һәм үзенчәлек булачак.

Бу хакта тулырак театр сайтында һәм 8-347-248-79- 70 телефоны аша белергә була.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*